Чүпрәледә Корбан бәйрәме уздыру тәртибе
Белгечләр бәйрәмгә чалынасы сарыкларны читтән эзләмәскә куша.
Читтән алганда Татарстан территориясенә, шул исәптән районыбызга да чир керергә мөмкин.
Райондагы ветеринария хезмәте җитәкчесе Айрат Иматдинов әйтүенчә, күпләп сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче күрше төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча вазгыять катлаулы.
— Россия күләмендә мөгезле кече терлекләрдәге йогышлы авыруларга бәйле вазгыять куркыныч. Төп чирләр — тилчә, бруцеллез, сарыклардагы чәчәк авыруы. Үзебездәге мал белән генә чикләнсәк, читтән инфекция кертмәсәк иде. Корбанлык малларны тиешле документлары булган сатучылардан алырга кирәк.
Хайваннар идентификацияләнгән, ягъни чиплаштырылган булырга тиеш,-ди Айрат Иматдинов. —Бу хакта тулырак 8(84375)2-24-77 телефон номеры буенча мәгълүмат алып булачак.
Чүпрәледә Корбан бәйрәме уздыру тәртибе:
01.41 — мәчетләрдә иртәнге намаз укыла;
02.00 — 03.10 — Коръән сурәләре уку;
03.10 —03.41 —вәгазьләр уку;
03.41- гает намазы уку;
03.50 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып, дога кылу.
Гает намазыннан соң, гадәттәгечә, корбан чалу башланачак. Сүз уңаеннан, быел корбан нисабы күләме — 51 мең сум. Ягъни ихтыяҗларыннан тыш кулында 51 мең сум ирекле акчага ия кеше Корбан бәйрәмендә сарык чалырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев