Чүпрәледә контрактчы өйләнде
Районның ЗАГС бүлегендә контракт буенча хәрби хезмәт итүче Иван Шемееев белән Тамара Юманованың никахлары рәсмиләштерелде.
Аларны котларга район башлыгы Марат Гафаров килде, яңа парга ихлас теләкләрен ирештерде, истәлекле бүләкләр һәм законлы язылышуларын раслаучы таныклык тапшырды.
Күркәм гадәт буенча, балдаклар киелде, котлаулар булды.
Иван Шемеевка — 63 яшь. Ул — Чуваш Чүпрәлесе авылыннан. Шунда белем алган. Соңгы елларда юл төзелеше өлкәсендә хезмәт куйган. Үткән елның ноябрь аенда үз теләге белән контрактчы булып хәрби хезмәткә киткән. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.
Мондый карарга килүенә улы Олегның махсус хәрби операциядә булуы да этәргеч ясый. Һәм менә хәзер әтиле-уллы Шемеевлар илебез тынычлыгын саклый.
— Төрле чаклары була хәрби тормыщның: җиңеллеге дә, авырлыгы да. Ә без ил уллары, Ватан сакчылары, үзебез сайлаганбыз икән бу юлны, нык торырга, җиңүгә ирешкәнче көчле булырга кирәк.
Иван әлегә кыска вакытлы ялда. Шушы көннәрдә юлга да кузгалачак.
Иван Иванович һәм Тамара Арсеньевна моннан 22 ел элек бершә яши башлаганнар. Әмма хисләрен законлаштырмаганнар.
Тамара күрше Шомыршы районыннан, балалар бакчасында эшли, аңа 52 яшь.
—Ике дистә ел гомер итеп, хәзер менә олыгаеп беткәч, никахыбызны законлаштырырга булдык. Шулай язган, күрәсең. Иванның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәбез. Әлбәттә, бик борчылам, әмма барысы да яхшы булыр дип ышанам,-ди Тамара.
Дәвам итеп
Бүгенге көндә Чүпрәледән контракт хезмәте буенча махсус хәрби операциядә 200гә якын ир-егет хезмәт куя. ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, илдә махсус хәрби операция башланганнан бирле, 10нан артык хәрби никахын рәсмиләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев