Чүпрәледә язгы ташуга әзерлек, социаль-мөһим объектларның түбәләреннән карларны чистарту мәсьәләләре каралды
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре каралды.
Утырыш район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә узды. Анда авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре дә катнашты.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, безнең район көчле су басу зонасына керми. Әмма быел кар күп яву сәбәпле кисәктән җылытып җибәргәндә һәм явым-төшем мул булганда кайбер йортларны су басу куркынычы бар. Мондый хәлне булдырмас өчен авыл җирлекләрендә, юлларда суүткәргечне кичекмәстән чисиарту кирәклеге әйтелде.
Билгеле, бу эшләр планлаштырылган, йортларның һәм биналарның түбәләре кардан чистартылган. Райондагы янгын- коткару бүлеге төрле көтелмәгән хәлләргә, янгын сүндерүгә һәм гадәттән тыш хәлләргә әзер. Йортларны су баскан очракта ярдәм итү планы да төзелгән. Социаль әһәмиятле учреждениеләргә: мәктәпләргә, авыл мәдәният йортларына, ФАПларга, клубларга аерым игътибар бирелә.
Утырыш вакытында доклад белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГПС ФПСның 114 янгын-коткару бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Александр Мердеев чыгыш ясады. Докладчы билгеләп үткәнчә, «Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фаразлары буенча су төшү апрельнең беренче декадасында фаразлана. Бүгенге көнгә район территориясендә елгалар ташу белән бәйле вакыйгалар теркәлмәгән. Су басу зонасына керүче торак пунктлар юк.
Районда югары әзерлек режимы (гадәттән тыш хәл) кертелмәгән, елгалар әлегә боз астында.
Александр Мердеев әйтүенчә, 2024 елның 20 мартында «Су басу белән бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта янгын-коткару часте хезмәткәрләренең гамәлләре» темасына штаб күнегүләре үткәреләчәк.
Утырышта шул да билгеләп үтелде — торак пункт эчендәге суүткәргеч торбаларны һәм су юлларын чистарту өчен авыл җирлеге җаваплы, ә йорт алдындагы су юлларын чистартуны йорт хуҗасы үзе башкарырга, үзе генә башкарып чыга алмаган очракта авыл башлыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Су басу куркынычы янаган җирләрдә яшәүчеләргә түбәләрне һәм ишегалларын кардан чистартырга, эрегән сулар читкә агып китсен өчен каналлар казырга кирәк. Утырыш барышында авыл җирлекләре башлыкларына янгын гидрантларын да кардан чистартырга кушылды.
Шулай ук, социаль-мөһим объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары учреждениеләре һ.б. кардан чистартырга мәсьәләсе кискен куелды.
Соңыннан Рөстәм Мөхәммәтҗанов утырышка йомгак ясады һәм оешма җитәкчеләре башкарырга тиешле бурычларны да билгеләде.
Язгы ташу чорында киңәшләр
Табигатьтә яз ае, җәмәгать. Күңелләр елның әлеге фасылын күреп куанса да, аның бәла-казалар алып килүе дә мөмкин. Халык телендәге «Алдан кайгырткан откан» дигән хакыйкатьне нәкъ менә хәзер искә төшерергә вакыт. Көннәр җылыта башлау белән кырлардан кар сулары төшәчәк, бозлар эреп, елгалардагы ташу сулары күзәтеләчәк.
Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр; түбәләр һәм ишегалларын кардан арындырырга; кар сулары читкә агып китсен өчен каналлар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык дамба кебек корылма ясарга; базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә; эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап әзерләп куярга, ә документларны һәм акча ише кыйммәтле әйберләрне, юешләнмәсен өчен, полиэтилен капчыкка салып өстәге киеме арасына ышанычлы итеп яшерергә; бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга; шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска: этләрне бәйдән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага менгереп бикләп куярга, зур терлекне югары җиргә илтеп бәйләргә; торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга һ.б
Язгы ташу вакытында ташу суына эләккән очракта авыр киемне салу, батмый торган каты берәр нәрсәгә ябышып һәм су агымына буйсынып йөзү кулай. Су бозлы булуын исәпкә алып, суга төшкән кешенең тәне тиз арада суынуын онытмаска кирәк, чөнки су, һавага караганда, җылылыкны үзе аша 25 тапкырга тизрәк үткәрә. Салкын судагы кешенең тән температурасы озак вакыт 35 градустан да ким булса, ул гипотермиягә китерә һәм кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Суда өшегән кешене җылы душта, саунада тотып җылытырга, аеруча арка һәм күкрәк турыларын җылытырга, коры кием һәм кайнар чәй бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев