Чүпрәледә яшәүче Мария Петровна Шуркина күзлексез газета укый, телевизор да карый
102 яшь—чик түгел
—Бер гасыр яшим бит. Шуңа да күрмәгәннәр калмады. Әмма иң үзәккә үткәне—сугыш еллары булды,-дип сөйли ул.
Мария Петровна Яңа Элмәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, дүрт абыйсы да фронтка китә. Әлбәттә, өйдә калганнарга да җиңел булмый. Кул арасына кергән балалар янәшәсендә Мария Петровна да колхозда атларга ашлык, салам ташый, фермада сыер сава. Яшь кызларны окоп казырга, блиндажларга утын кисәргә җибәрәләр.
1943 ел алар өчен аеруча кайгылы була. Әти-әниләре бер-бер артлы бакыйлыкка күченәләр. Гаиләдә иң өлкәне булып, Мария Петровна кала. Энеләренә һәм сеңелләренә ул әти-әни назын алмаштыра.
Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Петрович Кузьмин белән тормыш башлап җибәрә. Гаиләдә сигез бала туа. Иван Петрович элеккеге «Сельхозтехника» оешмасында хезмәт куя. Тик сугыштан алып кайткан яралар гына тынгылык бирми, ул бик иртә вафат була.
Мария Петровна балаларын лаеклы киләчәк белән тәэмин итәргә тырыша. Һәркайсы югары белемнәр ала, алар арасында табиблар да, укытучылар да бар.
Бүгенге көндә районыбызның иң өлкән кешесе Чуваш Чүпрәлесе авылында кызы белән яши. Мария Петровнаның барлык туганнары да озак гомерле булуын әйтеп үтәсе килә. Тугыз балалы гаиләдән һәркайсы диярлек 90 һәм аннан да югарырак яшьне узып, дөньялыктан киткәннәр. Бер кыз туганы авылда яши, аңа 97 яшь.
1 октябрь—Өлкәннәр көне уңаеннан Мария Петровнаны хөрмәтләп, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район халкын социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Рәкыйпова һәм Чуваш Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров килделәр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән олы бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Үткәннәрне сөйләшеп, җылы теләкләр җиткерделәр.
Белешмә
Бүген республикада 935 мең кеше өлкән буын вәкиле. Һәр дүртенче гражданин — өлкән яшьтә. 2030 елга һәр өченче кеше өлкән яшьтә булыр дип көтелә. Өлкәннәрнең күбесе авыл җирлекләрендә яши.
Ел саен йөзяшәрләр саны арта. Бүгенге көндә 233 кеше йөз яшьлек чикне узган. Иң өлкән хатын-кызга 107 яшь, ул Алабугада яши. Ә иң өлкән ир-атка 104 яшь, ул Питрәчтә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев