Чүпрәледә яшәүче Инна Николаевна Краснова кул эшләре белән шөгыльләнә
Кул эшенә оста булу — уңганлык күрсәткече. Күпләр кул эшләренә өйрәнү турында хыяллана, кайберәүләр аны балачактан, әбиләре, әниләреннән өйрәнә.
Язмам герое да, Ульяновск өлкәсенең Кече Нагаткино авылында туып-үскән Инна Николаевна Краснова, кул эшләре белән шөгыльләнүне балачактан ук башланган, дөресрәге, әбисеннән крючок белән бәйләргә өйрәнгән.
Авылдагы мәктәпне тәмамлаган кыз башлап фермада сыерлар сава, аннан пешекче һөнәрен үзләштереп, туган колхозы ашханәсендә пешекче булып эшли. Соңрак Ульяновск шәһәренә барып, икмәк пешерү заводына эшкә керә.
Булачак тормыш иптәше Эдуард белән дә нәкъ менә Ульяновск шәһәрендә эшләү елларында таныша Иннаның әнисе төбе белән Чуваш Бизнәсе авылыннан. Эдуард белән дә шул авылга кайтканда очрашалар. Әлләни озак очрашып та йөрмиләр, гаилә коралар. Инна Яңа Чүпрәле авылына килен булып төшә. Бер-бер артлы гаиләне тулыландырып ике уллары дөньяга аваз сала. Ана капиталын кулланып, кечкенәрәк кенә өй сатып алалар. Аны үзләренчә бизәп, матурайтып, шунда яши башлыйлар. Фаҗигале рәвештә сәламәтлеген югалта Инна, әмма тормышка ныклап ябыша ул, чөнки әле ике кечкенә баласын үстереп, аякка бастырасы барлыгын бик яхшы аңлый. Хастаханә юлларында йөри-йөри, дәвалана-дәвалана аякка баса. Аңа икенче төркем инвалидлык бирәләр, пенсия билгелиләр. «Иш янына куш» дигәндәй, акчасы булмасмы дип, Инна яшьлек елларында өйрәнгән һөнәрләрен искә төшерә. Төрле төстәге җепләр сатып ала һәм алардан крючок ярдәмендә мунча мочалкалары бәйли башлый.
— Әбиемнең йөгерек бармакларына карап, бәйләргә өйрәндем. Кайнанам да крючок белән бик әйбәт бәйли. Мин аңардан җепләрне тигез иттереп, күзләрдән тартып чыгарырга өйрәндем. Бизәкләрне интернеттан карыйм,-ди Инна.
Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен аерым бер формаларга кертеп ясалган мочалкалары шактый җыелган инде. Керпе, тычкан, кул, бияләй кебек ясалганнарын әти-әниләр балалары өчен аеруча яратып алалар, ди. Киләчәктә исемле мочалкалар үрергә дә исәбе бар.
— Үзем авырап, хастаханәдә яткан вакытларымда вакыт тизрәк үтсен дип, кул эшләре белән шөгыльләнүемне дәвам иттем. Бу вакытта үргән барлык мочалкаларымны да Уби авылында урнашкан «Җылы йорт» балалар приютына, һәр балага да җитәрлек итеп илтеп тапшыра идем. Минем балалар өчен аерым үрелгән мочалкаларымны күреп, рәхмәт әйтүләренә, аларның шатлануларына куана, тагын да яшәргә көч ала идем. Бәлки шуңа да Аллаһы Тәгалә минем гомеремне саклап калгандыр,-ди Инна.
Инна үзшөгыльле (самозанятый) булып теркәлә, саткан товарыннан салымын да түләп бара. Мочалкалар үрүдән тыш ул төрле иконаларны бисер белән бизәп, матурайту белән дә шөгыльләнә икән. Агымдагы елда үзенең үргән мочалкалары һәм бисерны ябыштырып ясалган иконалары белән инвалидлар ярминкәсендә дә катнашты ул.
— Иннаның өлкәннәр һәм балалар өчен аерым үргән мочалкаларын да, бисерны ябыштырып, бизәп ясалган иконаларын да инвалидлар ярминкәсендә райондашларыбыз бик теләп алдылар,-ди район халкын социаль яклау бүлеге хезмәткәре Йолдыз Мусина.
Кул эшләре белән шөгыльләнүенә Борындык элеваторында хезмәт куйган тормыш иптәше Эдуард та хөрмәт белән карый, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша икән.
— Улларым да үстеләр инде, хуҗалыкта ярдәм итәләр, олы улыбыз Евгений 7 сыйныфта укый, футбол белән шөгыльләнә, кечесе Даниил 5 сыйныфта белем ала, күбрәк минем янымда, һәр эшемдә ярдәмчем,-ди куанып Инна.
Менә шулай итеп, бер генә минутларын да бушка уздырмыйча, җәен бройлер чебиләрен, каз-үрдәген асрап, бакчаларында җиләк-җимешен үстереп, тулы канлы тормыш белән яшиләр Красновлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев