Чүпрәледә гыйлем нуры таратучылар — укытучылар хөрмәтләнде
5 октябрь—Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында чара узды.
Бу көнне мәгариф хезмәткәрләренең буыннарны бәйләүче чылбыр булуы, нәкъ менә аларның җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрне формалаштырулары, мәгърифәткә, яктылыкка, нурга алып килүчеләр булулары хакында тагын бер кат әйтелде.
—Укытучы һөнәре ул—чиксез хезмәт сөючәнлек, өзлексез иҗади эзләнү, йокысыз төннәр һәм, хәтта, күз яшьләре. Шәхес тәрбияләүче, белем иленә үзенең беренче адымнарын ясаучы укучыга юл күрсәтүче, гыйлем бирүче ул. Бүгенге чара да сезнең хөрмәткә —рәхмәт бәйрәме, — дип билгеләп үтте мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен котлап, район башлыгы Марат Гафаров.
Бүгенге көндә район белем учреждениеләрендә 500дән артык мөгаллим эшли. Традиция буенча, һөнәри бәйрәмнәрендә авыр һәм җаваплы хезмәтләре алар адресына сәхнәдән җылы котлаулар яңгырый, балалар, иҗат коллективлары үзләренең музыкаль номерларын бүләк итә.
Педагогларга олы рәхмәт сүзләрен, шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов, Пенсионерлар союзының райондагы бүлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев ирештерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев