Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Спартакиада узды

«Минем бу дөньяда үз юлым»

«Алтын» физкультура-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар спартакиадасы булды. Чара буеннан-буена Алдынгылар катнашында узды.

Спартакиада башланыр алдыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча уеннар өстәлләрендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз эченә алган пазлларны җыйдылар.

Балаларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Ул әлеге Спартакиаданың күркәм традициягә әверелгәнен һәм зур социаль әһәмияткә ия булуын әйтте. Һәм, шулай ук, спорт белән шөгыльләнү балаларга үзләрен күрсәтергә, уңай хис-кичерешләр алырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. 

— Бүген җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмаячак, бүгенге чарада катнашуыгыз белән сез инде барыгыз да җиңүчеләр, — диде Марат Гафаров.

Спартакиадага 10 мәртәбә Татарстан Республикасы чемпионы, күп тапкырлар РФ бронза һәм кул көрәше буенча дөнья чемпионатының көмеш медален яулаган Петр Мускатиновның килүе аерым бер күркәмлек өстәде. Якташыбыз балаларга уенда һәм тормышта уңышлар теләде, һәрчак алга барырга, барлык киртәләрне һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга өндәде. Шундый омтылыш булганда гына нәтиҗәнең уңышлы булачагын ассызыклады.

Спартакиадада «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе әйдәүче белгече Екатерина Журавлева да катнашты.

Балалар ике командага бүленеп ГТО элементлары кертелгән «Күңелле стартлар» ярышларына бастылар. Җитезлек, көч, зирәклек, тизлектә сыналдылар. Әкият геройлары булып киенгән өлкән абый-апалары аларга каршылыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Ярышларда катнашучылар җиңү өчен көрәштә алга омтылучанлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Командада эшләү, иптәшләренә ярдәм итү һәм җаваплы вакытта югалып калмау сәләтләрен алга сөрделәр. Аларны җанатар-дуслары, һәм, әлбәттә инде, әти-әниләре алкышлап торды.

Спорт мәктәбе һәм Алдынгылар хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе әзерләгән программадан, Петр Мускатиновның мастер-классыннан балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калды.

Спартакиадага нәтиҗә ясап район башлыгы Марат Гафаров балаларга Грамоталар, бүләкләр тапшырды. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, район халкын социаль яклау оешмасы дәбалаларга бүләкләр әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев