Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ел башыннан биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишев проблемалы мәсьәләләргә тукталды.

2024 елның үткән чорына бәйле булган бу статистика район Башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында китерелде. Утырышны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды. 

Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишев проблемалы мәсьәләләргә тукталды. Ул ата-аналар белән эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Наил Сәгыйдулла улы билгеләп үткәнчә, балалар, нигездә, ата-аналарыннан үрнәк алалар.

-Электросамокатлар, скутерлар һ.б. шундый транспорт төрләре белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең артуы аеруча борчу тудыра. Ата-аналар үз балаларына индивидуаль мобильлек чараларын сатып алыр алдыннан аларның куркыныч булуы турында уйлансыннар иде, — диде Наил Агишев.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов район юлларында булган аварияләр турында сөйләде. Быел район территориясендә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 7 кеше яраланган, шул исәптән 1 балигъ булмаган пассажир. 1 кеше һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте район үзәгендә, Чуваш Бизнәсе авылында һәм Цивильск-Ульяновск-Иске Ишле һәм Казан-Ульяновск-Иске Чүпрәле автомобиль юлларында теркәлгән. 

Анатолий Михайлов урам-юл челтәрнең төзеклеген тәэмин итү, балаларны транспортта йөртү, караңгы вакытта киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу мәсьәләләренә дә тукталды. 

— Киемдә, мәктәп букчаларында, аяк киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган кыстыргычлар, фликерлар, балалар жилетлары, беләзекләр тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлене бәрдерү ихтималын күп тапкырга киметә. Яктылыкны кире кайтара торган рефлектор күзгә ташланмый торган кием кигән кешене фараларның якындагы яктылыгында 120 метр ераклыктагы җирдән күрергә мөмкинлек бирә, алардан башка кеше 50 метр ераклыктагы җирдә сизелер-сизелмәс кенә күренә. Ерак яктырткычлар белән дә вәзгыять шундый ук. Яктылыкны кире кайтара торган элемент белән кеше 300-400 метр ераклыктан күренә, ансыз — ике йөз метрдан,-дип билгеләп үтте докладчы.

Утырышта, шулай ук, «Район мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге» темасы буенча район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов чыгышы да тыңланды.

«Данадис» җәмгыяте директоры урынбасары Илнур Исхаков мәктәп автобусларында урнаштырылган ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе җайланмаларының, сигнал төймәләренең, тавыш элемтәләренең төзек һәм автобусларның мәктәп укучыларын ташуга әзер булуы турында белдерде. 

Соңыннан район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов утырышка йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев