Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Беренчеләр хәрәкәте»нең конференциясе булды

Бары тик бергә һәм алга!

Яшүсмерләр һәм балаларның «Беренчеләр хәрәкәте» 2022 елның июлендә оештырылган иде.

Район мәдәният йортында әлеге оешманың конференциясе булып узды. Чарада хәрәкәтнең район бүлеге эшчәнлегенә анализ ясалды, киләчәккә планнары расланды.

Күпләргә бу хәрәкәт пионерия, комсомолны хәтерләтер. "Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашучылар да, элеккеге пионерлар, комсомоллар кебек, җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертәләр.

Район башлыгы Марат Гафаров үзенең чыгышында шуларны ассызыклап, "Беренчеләр хәрәкәте«нең илкүләмендә әһәмиятле урын алып торуын билгеләде.

—Илебез киләчәктә дә чәчәк атсын өчен инициативалы, актив яшьләребез булырга тиеш. «Беренчеләр хәрәкәте» шундый яшьләрне берләштерә. Барлык башлангычларыгызда уңышлар телим, бары тик алга һәм беренчелеккә омтылыгыз,-диде ул.

Хәрәкәтнең район бүлеге баш белгече Ранилә Алиуллова узган чорда башкарылган эшләр турында җентекле хисап ясады. Гамәлгә ашырылган проектлар, ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Киләчәккә булган планны тәкъдим итте. Нигездә, план хәрәкәтнең географиясен киңәйтүне, район тормышында «Беренчеләр хәрәкәте» катнашындагы күп төрле чаралар үткәрүне үз эченә ала.

Чарада райондагы хәрәкәтнең яңа рәисен сайладылар Әлеге вазифага 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Диләрә Шәрәпова кандидатурасы бертавыштан расланды. 

Конференциядә районның яшь гражданнарына паспортлар да тапшырылды. Хәрәкәтнең составы яңартылды. Бүләкләүләр, иҗади чыгышлар да шактый булды.

Белешмә

«Беренчеләр хәрәкәте» 2022 елның 14 июлендә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды. 

Бүгенге көндә 4,7 миллионнан артык катнашучыны берләштергән «Беренчеләр хәрәкәте» Россиядә иң масштаблы балалар һәм яшьләр оешмасы булып тора. 

Илнең 89 төбәгендә хәрәкәтнең 40 меңнән артык беренчел бүлекчәсе эшли. Хәрәкәтнең эшчәнлеге 12 юнәлешне үз эченә ала. Мәгариф һәм фән, мәдәният һәм сәнгать, спорт, медиа һәм коммуникацияләр, патриотизм, туризм һәм башка юнәлешләрдә һәркемгә үз урынын табарга һәм җәмгыять тормышында актив катнашырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев