Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Бердәм Россия» сәяси партиясе җирле бүлегенең конференциясе узды

Чираттагысы XXXIII конференциянең икенче этабы иде

Биредә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле башлангыч бүлекчәсе делегатлары, район Советы депутатлары, партиянең сәяси советы әгъзалары, активистлар һәм тарафдарлар катнашты. 

Конференцияне «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлеге Секретаре урынбасары Алексей Ярухин алып барды. 

Конференция эшендә катнашучылар Чүпрәле җирле бүлегенең киләсе чорына бурычлар турында фикер алыштылар, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча нәтиҗәләрне барладылар.
Алексей Ярухин башкарылган эшләргә югары бәя бирде.

«Алга таба да матур эшләр, яңалыклар, уңышлар белән яшәргә булсын,»- дип белдерде ул. 

Конференция кысаларында партиянең җирле сәяси советы составына кайбер үзгәрешләр дә кертелде.

Яшерен тавыш бирү юлы белән ротация үткәрелде.

Соңыннан партиягә яңа кабул ителгән әгъзаларга билетларлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев