Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Бердәм Россия» партиясе призларына волейбол узды

Чара «Алтын» универсаль спорт залында узды.

Спортчыларны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов сәламләделәр.

Халыклар бердәмлеге һәм спорт бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин бәйрәмнең календарьда аерым мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.

—Ватаныбыз, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, аның бәхетле киләчәгенә ышану — ул кешеләрне һәрвакыт берләштерә һәм аларны бердәм халык итә торган әйбер. Безнең район күпмилләтле, районыбыздагы барлык халыклар да дус һәм тату яши. Барыгызга да сәламәтлек, җиңел җиңүләр, уңышлар телим,- диде Алексей Ярухин спортчыларга мөрәҗәгать итеп.

Ярышлар көне буе дәвам итте, командаларда бик көчле уенчылар тупланган иде. Ярышларда 5 команда катнашты. Барлык командалар да бер-берсе белән түгәрәк системасы буенча уйнадылар.
Уенны беренче булып 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм Иске Чүпрәле күп профильле лицее командалары башлады.

Соңгы финал уеннары аеруча мавыктыргыч булды. Призлы урыннар өчен районның иң көчле һәм чыдам командалары көрәште. 

Киеренке уеннан соң 1нче урынны «Чүпрәле-1» командасы, 2 — «Алтын», ә 3 урынны «Администрация» командасына яулады.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов турнирда катнашучыларга матур уеннары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә спортта уңышлар теләде. Призлы 1, 2, 3 урыннарны яулаган командаларга «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе Грамоталары, медальләре һәм бүләкләре тапшырылды.

Турнир кысаларында ВФСК «Хезмәткә һәм оборонага әзер» мобиль мәйданчыгы да оештырылган иде. Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев