Чүпрәледә «Автосессия — 2024» бәйгесе булды
«Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» базасында «Автосессия — 2024» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Ярышларда техникумның 11 студенты: Григорий Борисов, Александр Кудряшов, Роман Максимов, Ильяс Мәхмүтов, Айдар Садыйков, Иван Себиков, Фаяз Сөләйманов, Виктор Фомин, Рәсим Хәмидуллин, Максим Хохлов һәм Адель Яфизов катнашты.
Студентлар арасында «Автосессия — 2024» район бәйгесе Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Казан шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсе профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе һәм «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» тарафыннан үткәрелә.
Ярыш ике этапта узды. Беренче теоретик этап «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» базасында уздырылды. Биредә, студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан бирделәр. Әлеге сынау нәтиҗәләре буенча катнашучыларны киләсе — практик биремгә керттеләр.
Бәйгенең икенче этабы фигуралы йөртү булды, аны студентлар автодром территориясендә тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасында катнашучыларны Казан шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ ТУ профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе җитәкчесе Сиринә Мурзакова, «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» директоры Фәнил Яфизов сәламләделәр. Алар барлык студентларга бәйгедә катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый бәйгеләрнең машина йөртү осталыгын, юлларда куркынычсызлыкны арттыруга ярдәм итүен билгеләп үттеләр, киләчәктә уңышлар һәм юлларда куркынычсызлык теләделәр.
Барлык сынау йомгаклары буенча 1 урынны — Роман Максимов, 2 урынны — Александр Кудряшов, 3 урынны Ильяс Мәхмүтов яулады. 4 урын — Виктор Фомин һәм 5 урын — Рәсим Хәмидуллин.
1, 2, 3 урыннарны яулаган өч призерга да 26 сентябрьдә Казанда узачак «Автосессия — 2024» бәйгесенең республика этабында Чүпрәле районы данын якларга туры киләчәк.
Барлык призерларга да җиңүче грамоталары, Кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев