Чүпрәле табиб-травматологы махсус хәрби операция зонасында гомерләрне саклау өчен көрәшә
Райондашыбыз махсус хәрби операция зонасына 2 ай элек китте.
Ерак Индия якларыннан килгән табиб бик күпләргә яхшы таныш кеше. Чүпрәлеләр аны яратып «факир» дип тә йөртә. Безнең якларга ул 2008 елларда килеп чыккан иде.
Төп хезмәте—авырулар дәвалаудан тыш, район җирлегендә яңа спорт төре—бадминтонны да кертүчеләрдән булды ул. Аның җитәкчелегендә спортның бу төре белән шөгыльләнүче балалар, бүген инде студентлар, остазларының ышанычын аклап төрле район, республика күләмендә, хәтта Мәскәүләргә кадәр барып, призлы урыннар яулыйлар.
Табиблык иткәне өчен дә аңа күп кеше рәхмәтле. Җәрәхәтләнгән, сынган сөякләрне төзәтеп, яңа баштан хәрәкәтләнергә ярдәм иткән, өметсезләргә өмет биргән доктор бит ул!
Соңгы вакытта махсус хәрби операциягә җибәрүләрен сорый ул. Рөхсәт тә бирәләр.
—Андагы хәлләрне сөйләп кенә аңлатып булмый, үз күзләрең белән күрү кирәк. Шул очракта гына яшәүнең никадәр кадерле булуын аңлыйсың. Барысына да ярдәм итәсе, гомерләрен саклап каласы килә. «Доктор, минем кызым, улым бар... зинһар ярдәм итегез!», «Доктор мине әнием көтә...» Әлеге сүзләрне ишетү йөрәкләрне телгәли. Хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, әмма күп вакыт Аллаһы Тәгәлә үзе хәл итә. Авыруларны саклап тәүлек буе кизү торабыз, урамга чыкмыйча эшләгән вакытлар була,-ди ул.
Медицина җиһазларына килгәндә, аларга кытлык юк, ди табиб. Барысы: медикаментлар да, дарулар да җитәрлек күләмдә. Райондашыбыз медицина частен дә җитәкли башлаган. Аңа, лейтенант исемен дә биргәннәр.
Моңарчы тыныч шартларда эшләгән белгеч өчен бүгенге хәл җитди сынау—тәҗрибә. Җәрәхәт төре дә, пациентлар да үзгәрәк.
— Баштагы мәлләрдә атыш тавышлары, самолетлар гүләве ят куркыныч тоела иде. Анысына күндек. Туган як, гаилә белән бәйләнеш тә күп вакыт булмый диярлек, чөнки кәрәзле элемтә начар эшли,- ди язмабыз герое. Ни генә булмасын, мөмкинлек булганда якыннары белән аралашырга тырыша. «Сагындыра, сагыналар да... Әмма кабул иткән карарым, ул минем—табиблык бурычым».
Үзебезнең райондаш егетләрне күрәсезме, дигән соравымны бирдем.
«Әлбәттә, күрәм. «Мин бит Чүпрәледән», дип, үзләре танып эндәшәләр, сөйләшәбез. Рәхәт булып китә. Гомумән, анда тормыш бөтенләй башка. Бер-береңне кайгырту, ярдәм итәргә тырышу —һәркемгә хас сыйфатлар булып тора. Көнләшү дә, мәкерлек тә юк. Барысы да исән-имин туган якка кайту теләге белән яши,-ди райондашыбыз.
Үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычына тугры калган табибларга чын йөрәктән рәхмәт әйтәсе килә. Медиклар саклаучы фәрештәләр кебек: тыныч тормышта да, яу кырында да алар бер миссияне башкара — авыруларны дәвалый, хәлләрен җиңеләйтә, кешеләрне үлем тырнагыннан коткара, яшәүгә ышаныч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев