Чүпрәле спортчылары бәйрәм итте
Физкультурачылар көне районда һәркем өчен диярлек спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнү көне буларак үтте
Бу көнне спортчылар, тренерлар, физик культура укытучылары һәм спорт ветераннары үзләренең бу эшкә тугрылыкларын күрсәтеп, спорт мәйданнарына килделәр.
Чара барышында район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районы буенча Россия Пенсионерлар берлеге рәисе Дилүзә Азизова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов бәйрәмдә катнашучыларны котладылар һәм районда спорт үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Марат Гафаров спортчыларыбызның район һәм республика дәрәҗәсендәге уңышларын гына түгел, ә Россиядә һәм Европада ирешкән уңышларын да билгеләп үтте. Ул район спортчыларының югары нәтиҗәләр күрсәтүен, аларның төрле ярышлардагы казанышлары белән раслануын ассызыклады. Армреслинг буенча Россиянең көмеш призеры, Европаның бронза призеры һәм Татарстан Республикасының сигез тапкыр чемпионы булган якташы Петр Мускатиновка аерым игътибар бирелде.
Шулай ук, тренерларга һәм физкультура укытучыларына яшь буынны әзерләгәннәре һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерелде.
—Районда спортны үстерүдә тренерлар мөһим роль уйный. Алар ярдәмендә бүген районда 3 спорт мастеры һәм 5 спорт мастерлыгына кандидат үсеп чыкты, — диде Марат Гафаров.
Ул, шулай ук, спортчыларны, шулай ук, ярышларда җиңүчеләрне бүләкләде.
Бу көнне уздырылган чаралар спортчыларның уңышларын билгеләп үтәргә, тренерларга һәм физкультура укытучыларына рәхмәт белдерергә, яңа спорт җиңүләренә рухландырырга мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев