Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында Мәүлид бәйрәме үтте

Бәйрәм өчен корбан мәчет исеменнән чалынган иде.

3нче сентябрьдән мөселман дөньясында иң күркәм айлардан булган Мәүлид ән-Нәби ае башланды. Ул — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. с.) туган ай. 

Бу айны зурлап, Яңа Кәкерле авылында авыл мәчете имамы Рамиль хәзрәт Алимов авыл халкы өчен Мәүлид бәйрәме оештырды.

Ямьле мәҗлес өстәлләре Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында әзерләнгән иде. 

Рамиль хәзрәт тантананы ачып, изге Мәүлид бәйрәменең мөселман халкы өчен әһәмиятен билгеләп, вәгазь сөйләде һәм мәчет эшләрендә, зиратларны тоту һәм чистартуда актив катнашучы авыл халкы өчен күптәннән инде менә шундый бәйрәм оештырырга теләвен һәм, ниһаять, менә бүген хыялының тормышка ашуын әйтеп, һәр эштә дә бердәм булган авыл халкына чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Бәйрәмдә, шулай ук, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов, Иске Ишле, Дуан авыллары мәчетләре муллалары һәм башкалар бар иде. 

Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов та яңакәкерлеләрнең зират чистартуда булсынмы яисә, зират һәм мәчет коймаларын буяуда булсынмы, бердәм булып килүләре һәм эшләрен җиренә җиткереп башкарулары турында әйттеләр һәм авыл халкына олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тантаналы өлештән соң, ясин, дини мәҗлесләрдә укыла торган сурәләр укылды, вәгазьләр әйтелде. Соңыннан исә тәм-томнардан сыгылып торган өстәл артында аралашу дәвам итте. Корбан итеннән пешерелгән ризыклардан авыз итеп, чәй эчеп, күңелләрдә изгелек рухын арттырып, җылы әңгәмә корып, авылдашлар ихлас аралышты.

Соңыннан исә чәй өстәлен әзерләүче хатын-кызларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр яңакәкерлеләр.

Дәвам итеп

Яңа Кәкерле авылында ике зират бар, авылны бүлеп елга ага. Зиратның берсе елганың бер ягында — аръякта, икенчесе исә елганың икенче ягында, икесе дә авыл читендә, урнашкан. 
Агымдагы елда авыл мәчете мулласы Рамиль хәзрәт Алимов һәм авылдашыбыз Марс Хәйруллин җитәкчелегендә Яңа Кәкерле халкы берничә тапкыр ике зиратны да чүп-чардан чистарттылар, зират һәм мәчет коймалары яшел төскә буялды. 
Аннан соң агымдагы елда авылда борынгы зиратның җире билгеләнде һәм коймалары тотып алынды. "Халыктан җыелган 350 мең сум сәдака акчаларына борынгы зиратның коймасын тоттык, үзебезнең авылда туып-үсеп, бүген чит өлкәләрдә, шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз да, бер белмәгән кешеләр дә иганәчелек күрсәтеп, акчалата ярдәм иттеләр. Иганәчелек ярдәме белән мәчет идәннәренә дә палас алып җәя алдык. Безнең мәчетебезгә, зиратларыбызны төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәтүче һәркемгә дә олы рәхмәтемне әйтәсем килә",-ди Рамиль хәзрәт Алимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев