Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан Алия Карусева «Россиянең вице-чуваш гүзәле-2022» титулын яулады

Чабаксарда «Россиянең чуваш гүзәле – 2022» Бөтенроссия матурлык һәм талантлар конкурсы узды.

Чүпрәле районыннан Алия Карусева «Вице – Раççей Чăваш пики-2022» («Россиянең вице-чуваш чибәре -2022») титулын "Россиянең чуваш гүзәле-2022" Бөтенроссия конкурсында яулады.

11 декабрьдә, Чабаксарда "Россиянең чуваш гүзәле-2022" Бөтенроссия матурлык һәм талантлар конкурсы узды. Конкурста катнашучылар  чуваш телен, мәдәниятен һәм сәнгатен белүләрен күрсәттеләр, милли киемнәр һәм традицион ризыклар күрсәттеләр, иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар.

Якташыбызга район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре ярдәм итте. Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Шулай ук Чүпрәле районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә узган тавыш бирүгә актив кушылдылар, анда Алия тавыш бирү буенча  1нче урынны алды.

Алия Карусеваны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев