Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Сабантуй һәм Акатуй 2025: 6-8 июньдә бәйрәмпрограммасы

Киләсе атнага, өч көн дәвамында: 6,7,8 июньдә районда милли бәйрәмнәр гөрлиячәк. Бәйрәмнәр 10.00 сәгатьтә башланачак.

Село Уби

6 июньдә чуваш халкының мәдәниятен, гореф-гадәтен гәүдәләндергән милли бәйрәм–Акатуй Село Уби авылында узачак. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар чакырылган, җырчылар, осталар булачак. Нәтиҗәләр барланачак, бүләкләр тапшырылачак. Һәммә кеше күңеленә хуш шөгыль таба алачак.

Кече Чынлы

7 июньдә күркәм авыл, язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясап, үткәрелүче бәйрәм Кече Чынлыда үткәреләчәк. Бәйрәмдә “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров тарафыннан күп бүләкләр әзерләнгән. Хатын-кызлар көрәше узачак, җиңүчегә–100 мең сум, катнашучыларга–10 мең сум! Махсус кунак–Илсөя Бәдретдинова киләчәк.

Иске Чүпрәле

8 июньдә милли бәйрәмебез Иске Чүпрәле авылында гөрлиячәк. Тамашачыларны Сабантуйның аерылгысыз өлешенә әверелгән традицион уеннар һәм ярышлар, милли көрәш һәм башкалар оештырыла. Ат чабышлары уза. Районыбызда яшәүче татар, чуваш халкының милли төсмерләре, мәдәнияте –һәммәсе бәйрәмдә чагылыш табачак.

0+

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев