Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы мәктәпләрендә ашханәләр ремонтлана

Азык-төлек блоклары төзекләндерелә

Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы да быел укучыларын яңартылган ашханәсе белән каршылаячак. Капиталь ремонт «Мәктәп ашханәләре азык блоклары ремонты» республика программасы нигезендә алып барыла.

Бу эшкә Казан шәһәренең КСК «Гарант» оешмасы керешкән. Һәм оешманың эшчеләре ашханәне яңа уку елына өлгертер өчен тырышалар. Алар инде идәннәргә плитка түши башлаганнар.
Башлангыч мәктәп-балалар бакчасында башлангыч сыйныфларда 16 бала белем ала, балалар бакчасына исә 13 бала йөри. Учреждениедә 13 хезмәткәр эшли.

2017 елда мәктәптә, балалар бакчасы белән берлектә, бинаның түбәсе алмаштырылган булган. Әмма азык блогы яңартылмыйча калган. Бу турыда безгә учреждение җитәкчесе Галина Кудряшова сөйләде. 

— Уку-тәрбия барышында укучыларның һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең туклануын оештыруга да игътибар бирү бик мөһим. Монда инде техник җиһазлауны да, уңайлы шартлар тудыруны да, бизәлешне дә күздә тоту кирәк. Мәктәбебездә заманча ашханә булачагына бик сөенәбез, — ди Галина Кудряшова. — Азык блогындагы ремонт барышында барлык коммуникацияләр яңарды: суүткәргечләр, электрүткәргечләр, канализация тулысынча алмаштырылды. Яңа ишекләр куела, идән, түшәм ясала. Стеналарны ачык төскә буыйлар. Ашханәдәге җиһазлар да искергән иде, тиздән аларның жа яңалары кайтарылачак, — ди җитәкче.

Хәзергесе вакытта башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективы көче белән монда косметик ремонт та үткәрелә, территория төзекләндерелә, бинаның фасадын да үз көчләре белән матурайталар.

Төзелеш оешмасының участок начальнигы Руслан Мугинов әйтүенчә, ашханәнең азык блогында төзекләндерү эшләренең 80 процентка якыны тәмамланган. Төзелеш эшләре июнь аенда башланып киткән булган. 

Әлбәттә, авыл мәктәпләрендә шундый уңайлы шартлар тудыру — кирәкле эш. Балалар тууга, укучылар саны артуга этәргеч булыр бу, дип ышанасы килә. 

Белешмә

Бина 1999 елда төзелгән. 2008 елда аны башлангыч мәктәп итеп файдалана башлаганнар. 2015 елда балалар бакчасы да шушы бинада урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев