Чүпрәле районы башлыгы янгын сүндерүчеләргә бүләкләр тапшырды
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә ярдәм күрсәткәннәре, янгынны үзвакытында сүндерүдә ярдәм иткәннәре һәм Россия янгын күзәтчелегенең 375 еллыгы уңаеннан Түбән Чәке авылындагы ирекле янгын күзәтчелеге шоферы Әмир Каюм улы Низамов, «Фламинго» җәмгятенең ирекле янгын күзәтчелеге шоферы Фәнис Фиркать улы Яруллин Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Янгын күзәтчелеге оешуның 375 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 114 номерлы янгын-коткару часте ветераны Инсаф Фариз улы Шакиров Чүпрәле районы оешуның 90 еллыгына истәлекле медаль белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри әзерлек һәм Чүпрәле муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын профилактикалауда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен һәм Россия янгын күзәтчелеге оешуга 375 ел тулу уңаеннан 114 номерлы янгын-коткару частеның каравыл начальниклары Андриян Николаевич Артемьев, Ильмир Илгиз улы Исхаков, янгын сүндерү автомобиле шоферы Эдуард Дмитриевич Каргин, бүлекчә командиры Ирдан Марс улы Фәхретдинов район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев