Чүпрәле муниципаль районында 36 сайлау участогы ачылды
Сайлаучылар өчен бушлай мәдәни-спорт объектларында булу ммөмкинлеге әзерләнгән.
Бүген иртәнге 7дә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында яшәүчеләр өчен 36 сайлау участогы ишекләрен ачты.
Иске Чүпрәле авылыннан Абдулхарис абый Харисов эшне соңыннан кичектермәскә күнеккәнлеген әйтә.
"Традицияләргә хыянәт итмичә, һәрвакыт беренче булып киләм һәм тавыш бирәм. Аннары тыныч күңел белән өйгә кайтам, телевизор карыйм, радио тыңлыйм, яңалыкларны күзәтәм", - ди Иске Чүпрәле авылы өлкәне.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Сайлау участокларына килүчеләр өчен Чүпрәле районында бушлай мәдәни-күңел ачу объектларында булу ммөмкинлеге әзерләнгән, теләүчеләр ГТО нормативларын тапшыра алачак. Шулай ук тәмле коймак һәм кайнар чәйдән авыз итә алачаклар.
Сайлаулар кысаларында ВКонтакте социаль челтәрендә фотоконкурс узачак. Аның өчен сайлау участогында фотога төшәргә һәм аны #Всейсемьейнавыборы һәм #ТатарстанАлга хештегларын кулланып ВКонтактега урнаштырырга кирәк.
Конкурста катнашучылар кыйммәтле бүләкләр уйнатуда катнаша алачак, шул исәптән төп бүләк — автомобиль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев