Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Марат Гафаровның 8 Март уңаеннан котлавы

Кадерле һәм сөекле хатын-кызлар!

Бәйрәм белән!

Сезне 8 Март — наз, мәхәббәт, игелек һәм яз бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Хатын-кыз үзе дә күп ягы — сабырлыгы, матурлыгы, хислелеге, шатлыклы тойгылар байлыгы белән язга охшаган. Сез дөньяны ярату һәм күңел җылысы белән тулыландырасыз, игелекле гамәлләргә һәм күркәм эшләргә дәртләндерәсез.

Хатын-кыз булу — югары миссия. Нәкъ менә яхшылыкта һәм шәфкатьлелектә бөтен кешелек дөньясының чын рухы ачыла. Хатын-кыз образы һәрвакыт ана мәхәббәтенең, тынычлык һәм гаилә иминлегенең гәүдәләнеше булды һәм шулай булып кала. Сез гомер бүләк итәсез, үзегезнең мәхәббәтегез, ярдәмегез һәм кайгыртучанлыгыгыз белән җылытасыз. Сез — ирләрне рухландыручы төп көч, тугрылыклы тормыш терәге һәм булышчы.

Бүген тормышның хатын-кыз эшләмәгән бер генә өлкәсе дә юк, чөнки һөнәрләрне тылсымлы елмаюлар, кайгыртучан куллар һәм битараф булмаган хатын-кыз йөрәгеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Сөекле хатын-кызларыбыз! Әлеге бәйрәм көнендә сез мактау һәм җылы сүзләрен күп ишетерсез һәм аларның берсе дә арттыру булмас. Сезнең өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хакимлек итсен, ә сезнең тормышыгыз кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән җылытылсын. Сезгә күңел тынычлыгы һәм бәхет телим! Яңа яз сезгә шатлык һәм теләкләрегезне тормышка ашыруда уңышлар алып килсен.

Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев