Чүпрәле көрәшчеләре җиңү яулады
Шыгырдан авылында 21 нче мәртәбә республикакүләм шәкертләр бәйрәме үткәрелде.
Кичә, 4 июль көнне, Чувашия Республикасының Шыгырдан авылында Чувашия мөселманнары диния нәзарәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан 21 нче мәртәбә республикакүләм шәкертләр бәйрәме үткәрелде.
Аның кысаларында күп төрле спорт ярышлары да оештырылды. Татарча көрәш төрендә Чүпрәле районы спортчылары да катнашты.
Танылган тренер Радик Низамов сүзләренә караганда, якташларыбыз келәмдә матур алымнар кулланып лаеклы урыннар да яулаган. Тамашачылар аларны көчле кул алкышлары белән данлаган.
Кече Чынлы көрәшчесе Илназ Җәббаров алтын медаль иясе булган. Антон Саймуллов белән Михайлов көмеш медаль, Альфинад Миначев үз үлчәү авырлыганда өченче урынны яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев