Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле картлары Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорады

Безнең халыкта корылык чорында уздырыла торган «яңгыр теләге» йоласы бар.

Быелгы җәй авыл эшчәннәрен үзенчә сыный. Районда май аеннан бирле аз гына да явым-төшем булмаган урыннар бар, дисәк тә ялгыш булмас. Күпме хезмәт түгеп чәчелгән игеннәр, яшелчәләр, бәрәңгеләр бер тамчы суга тилмереп утыра.

Болытлар куерып, күк күкрәп, күңелләргә өмет салып йөри дә, Ульян өлкәсе белән Чувашия ягына таралып юкка чыга. Җир, тереклек — һәммәсе суга сусаган. Челлә дәвам итә. Безнең халыкта корылык чорында уздырыла торган «яңгыр теләге» йоласы бар. Шуны үтәгәннән соң, халык чамадан тыш эсселек узар, Аллаһы Тәгалә туфракка шифалы яңгырларын бирер һәм кара тир түккән уңышыбыз юкка чыкмас дип ышана.

Бүген – җомга көнендә, җомга вәгазеннән соң Иске Чүпрәле мәчете имамы Җәмил хәзрәт Ибрагимов җитәкләгән бер төркем картлар басу читенә чыктылар һәм Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап истиска намазлары укыдылар.



“Истиска намазы — корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз ачык җирдә укыла. Барлык мөселманнар бергә җыелып кырга чыгалар. Кырда һәрбер кеше Кыйблага таба борылып баса. Имам җыелган кешеләргә күп вәгазьләр сөйли. Аллаһ Тәгалә кылган гыйбадәтебезне кабул итер, корылык куркынычыннан аралар, кырларыбыз өстендә шифалы яңгырлар яудырыр, мул игеннәр җыеп алырга мөмкинлек бирер, дип ышанып калабыз”, - дип аңлатма бирде Җәмил хәзрәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев