Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле яшьләре хезмәттә дә, иҗатта активлар

Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Наше время-Безнең заман» XII республика телевизион иҗат фестивале гала — концерт белән тәмамланды.

12 ел дәвамында фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләре вәкилләрен берләштерә, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын күрсәтә. Чарада республиканың төрле тармакларында эшләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. 

Быелгы фестивальдә исә Татарстанның 33 районыннан 138 предприятие, оешма һәм учреждение вәкилләре чыгыш ясады. Мәшһүр КамАЗ, Казан авиация һәм вертолет заводлары, «Татнефть», «Казаноргсинтез» һәм башка бик күпләр арасында Чүпрәле яшьләре дә «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә үз көчләрен сынады.

Районыбызда яшәүче халыкларның төрлелеген гәүдәләндергән чыгышларда Ватанга мәхәббәт ачык чагылыш тапты.

— Йокысыз төннәр, дәвамлы репетицияләр эзсез узмады. Районыбызда хезмәт кешесен данлаучы, чын иҗат бәйрәме дә оештыра алучы яшьләр бар,-ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев. — Моны бәйгенең җюри әгъзасы, профлидер... дә билгеләп үтте.

Ә нәтиҗәләр исә түбәндәгечә: «Хореография» (ансамбльләр чыгышы) −2нче урын, «Хореография» (кече форма) −3нче урын, «Визит карточкасы» −3нче урын. Гомумкоманда зачетында Чүпрәленең эшләүче яшьләре 3нче урынны яулады.

Дәвам итеп

«Наше время—Безнең заман» фестивале Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2013 елда оештырыла. Фестиваль Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе җитәкчелегендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев