Көн вакыйгасы

Чүпрәле янгын сүндерүчеләре–икенче

Райондагы 114 нче янгын сүндерү-коткару часте командасы республика ярышларында югары осталык һәм бердәмлек күрсәтте.

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең территориаль бүлекчәләре арасында ярышлар Лаеш шәһәрендә узды. Ярышның барлык этапларын лаеклы узып, 114 нче 114 нче янгын сүндерү-коткару часте командасы мактаулы 2 нче урынны яулады.

Команда кубок һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.


Нет комментариев