Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре армиягә китә

Быелгы көзге чакырылыш кысаларында егетләрне армиягә беренче озату булды

Тантаналы озату, гадәттәгечә, Петр Дементьев исемендәге паркта үтте. Егетләрне озатырга якыннары, җитәкчеләр, дин әһелләре, авыл җирлекләре башлыклары килде.

Городище авылыннан Николай Маняков үзенең хәрби хезмәткә әзер булуын белдерде:

—Һәрбер ир-егет әлеге юлны узарга тиеш. Мин дә әзер. Хезмәт итеп, туган якларга кайтачакмын, аннан күз күрер.

Район башлыгы Марат Гафаров хәрби хезмәткә китүчеләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Ул, шулай ук, Чүпрәле егетләренең һәрвакыт иң яхшылар исемлегендә булуларын билгелде.

—Бер ел дәвамында көч һәм зирәклек туплагыз. Туган якларда сезне сагынып торучылар барлыгын онытмагыз. Хәерле юллар, сезгә!- диде Марат Ринат улы.

Дин әһелләре Данир Шәрәфетдинов һәм Владимир атакай бу вакыйганың һәр ир-егет тормышындагы әһәмиятен ассызыкладылар. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга илебез тынычлыгын саклауда уңышлар теләделәр.

—Городище авылына ике егет: берсе минем улым, һәм аның дусты армия хезмәтен тәмамлап кайттылар. Бүген исә ике егетебез армиягә китә,-ди җирлек башлыгы Николай Усмендеев. —Бер ел хезмәт сизелмичә дә узачак. Лаеклы һәм намуслы хезмәт итегез!, диде ул булачак солдатларга мөрәҗәгатъ итеп.

Көзге чакырылышта беренчеләрдән булып РФ Кораллы Көчләре сафларын сигез Чүпрәле егете тулыландырды: Иске Кәкерле авылыннан Илнар Камалов, Яңа Шигали авылыннан Никита Клементьев, Городище авылыннан Николай Маняков һәм Валерий Мендеев, Зур Аксу авылыннан Артем Мускатинов, Кече Аксу авылыннан Вадим Солдатов, Уби авылыннан Артем Хованский һәм Түбән Каракитә авылыннан Рәсим Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев