Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле балалар сәнгать мәктәбе 55 еллык юбилеен билгеләде

Узган гасырның 1969 нчы елында Чүпрәледә балалар музыка мәктәбе ачыла. Әлеге мәктәпкә нигез салучы райондашыбыз Рифкать Минналим улы Фәхретдинов була.

Армиядән кайткан егетне райкомга чакыралар һәм мәдәният бүлегенә эшкә билгелиләр. Рифкать ага бик оста гармунда уйный. Туганнары, әтисе дә тирә-якта дан тоткан гармунчылар булалар. Мәдәният бүлегенә эшкә килгәч, ул музыка мәктәбе ачу турында хыяллана башлый һәм моңа ирешә дә. Бу хакта сәнгать мәктәбенең юбилеена багышланган чарада элек елларда район мәдәнят бүлеген җитәкләгән Ханбик... сөйләде.

—Беренче чыгарылышта музыка мәктәбен өч бала тәмамлады. Әкренләп мәктәп яңа кадрлар белән тулылана, укучылары гына түгел, укытучыларның да саны арта башлады. Еллар узды. Шул еллар эчендә уңышлары белән мәктәп үзенең дәрәҗәле исемен булдырды,-диде ул.

Тантананың беренче өлеше аеруча үзенчәлекле узды. Район балалар сәнгать мәктәбенә Рифкать Минналим улы Фәхретдиновның исеме бирелде. Иҗат йорты диварына урнаштырылган мәрмәр такта ачылды.

—Ул җитәкчелек иткән елларда сәнгать мәктәбендә укыту-тәрбия һәм музыкаль белем өчен барлык шартлар тудырыла. 32 ел җитәкчелек иткән директор үзенең урынына шәкертен калдыра. Руслан Данир улы Шәрәфетдинов мәктәпне 17 ел җитәкли. Гомумән, Рифкать ага Фәхретдинов тәрбияләп үстергән шәкертләр бүгенге көндә районда мәдәният һәм социаль өлкәдә җитәкчелек вазифаларын башкаралар,-дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Чарага килгән олы кунак Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне үстерү ресурс үзәге директорының стратегик үсеш һәм икътисад буенча урынбасары Әнзия Закирова педагогларга рәхмәтен белдерде, «55 ел — ул шатлык һәм җылылык белән тулы бер гомер», диде.
Район башлыгы Марат Гафаров белән берлектә сәнгать дөньясына хезмәт елларын багышлаган мөгаллимнәргә бүләкләр тапшырдылар алар.

Рифкать ага Фәхретдиновның тормыш һәм хезмәт юлын барлаган стенд та булдырганнар мөгаллимнәр. Фотоистәлекләр, музыка уен коралларыннан оештырлган бай күргәзмә, кичәнең икенче өлешендә, район мәдәният йортында эшләде.

Бәйрәм кичәсе балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар да юбилей бәйрәмендә үзләреннән иҗади номерлар бүләк иттеләр. Гомумән, чарада бик күп кунаклар да катнашты. Рифкать аганың балалары, оныклары да кайткан иде. 
Рифкать аганың улы Данир Фәхретдинов исә чүпрәлеләргә әтисенең исемен мәңлештерүләре өчен олы рәхмәтләрен әйтте, балалар сәнгать мәктәбенә матур киләчәк теләде һәм гармун, аакордеонда уйнап күрсәтте. Данир Фәхретдинов озак еллардан бирле Минзәләдә мәдәният бүлегендә эшли, сәнгать мәктәбен җитәкли, кызы Эльмира Фәхретдинова да озак еллар районда музыка мәктәбендә эшли, бүгенге көндә Казанда музыка мәктәбендә хезмәт куя.

55 ел дәвамында мәктәп тормыш киңлекләренә 400гә якын укучысын очырган. Рифкать ага Фәхретдинов нигез салган сәнгать дөньясы бүген дә үз юлын лаеклы дәвам итә. Аның бүгенгесенә күз салсак, биредә, тарихта калган буын педагоглар һәм укучылар нигез салган традицияләр дәвам иттерелеп, сәнгать буенча белемнең заманча модельләре тормышка ашырыла. Мәктәп мәгариф һәм мәдәни учреждениеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда район балалар сәнгать мәктәбе төрле грантларга ия булды, күп кенә республика, россиякүләм иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулады.

Бүгенге җитәкчесе — Гөлия Усманова. Монда 200дән артык бала сәнгать дөньясына чумган. Кемдер матур итеп сөйләргә өйрәнә, кемдер бии, ә кемдер ап-ак кәгазь битләренә күңелдәгесен төрле-төрле буяу ярдәмендә төшерә. Сәнгать мәктәбе һәрбер баланың талантын төрле яклап ачуда зур көч куя.

55 ел эчендә мәктәп күпне кичерсә дә, асылы үзгәрешсез — бу балаларның самими караш белән эчкерсез елмаюы, яшь музыкантларның һәм рәссамнарның шатлык, бәхет хисләре…

Белешмә

Рифкать Миңеалим улы ФӘХРЕТДИНОВ 1932 елда Иске Кәкерле авылында дөньяга килә.
1959нчы елда ТАССР халык иҗат йорты каршындагы баянчылар һәм хорчылар курсын тәмамлый. 1969нчы елда Урал консерваториясе ( Екатеринбург шәһәре) каршындагы хор җәмгыяте идарәсендә 2 еллык курсларда белем ала. 
1953-1956нчы елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач район мәдәният йортына эшкә килә. 1969нчы елда музыка мәктәбе оештырып, аның директоры вазифасын 2001нче елга кадәр башкара.

Бүләкләре

Үзешчән сәнгать осталарының 2нче Бөтенроссия фестивале лауреаты, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы җиңүчесе, «Уйна, гармун!» республика фестиваленең күп санлы дипломанты, хезмәт ветераны, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе.

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Чүпрәле районы балалар сәнгать мәктәбенең баян сыйныфы мөгаллимәсе Ландыш Фиркать кызы Сабирҗановага «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
* * *
Мәдәният өлкәсендә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлия Абдулгали кызы Усманова; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Владимировна Антипова бүләкләнделәр.
* * *
Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне үстерү ресурс үзәгенең Мактау грамотасына хореоргафия сыйныфы мөгаллимәсе Ольга Владимировна Ефремова; рәсем сәнгате сыйныфы мөгаллимәсе Галина Витальевна Захарова лаек булды.
* * *
Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы хореография сыйныфы мөгаллимәсе Лилия Мансур кызы Җамалетдиновага; баян сыйныфы мөгаллиме Руслан Данир улы Шәрәфетдиновка бирелде.
* * *
«Чүпрәле районы оешуга 90 ел» медаленә озак еллар балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт куйган Рәмзия Задихулла кызы Рәкыйпова һәм Альфрид Абдрауф улы Яхиев ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев