Чүпрәле—Алабуга—Камчатка: тармак технологияләре студентлары өчен мөмкинлекләр ачык
Чүпрәле яшьләре бу җәйдә төрле җирләрдә булып, һөнәр үзләштерәләр.
Быелгы җәй Чүпрәле тармак технологияләре студентлары өчен чыннан да аеруча үзенчәлекле. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, төрле оешмаларда, халыкка туклану хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшләүдән, тәҗрибә алудан тыш, алар Алабуга, Камчатка якларына да юл тоттылар.
Бу техникумның төрле проектларда, конкурсларда катнашу, җиңүләр яуларына бәрабәренә мөмкин булды. Әйтик, «Камчатка» төбәкара путинасы проектында Россия күләмендә 850 төзелеш отряды хезмәткәре катнаша, шулар арасында 10 Чүпрәле студенты да бар(!).
Бу көннәрдә яшьләр Камчаткада төрле һөнәр үзләштерәләр. Кызлар башлыча, ашханәләрдә хезмәт куйсалар, егетләр механика өлкәсендә белемнәрен ныгыталар, ягулык салу станцияләрендә, автотранспорт ремонтлау өлкәсендә эшлиләр. Балыкчылыкта да үзләрен сынаучылар бар.
Иске Чүпрәледән Адель Нуретдинов техникумның 2 курс студенты. Аның белән хәбәрләшкәндә, ул Камчатка якларының гүзәллеге сокландыра, дип белдерде.
«Башлыча техника өлкәсендә тәҗрибә туплыйбыз. Әмма Камчаткага килеп тә, балык тотып, аны эшкәртеп карамасаң, вакытыңны юкка үткәргәнсең кебегрәк килеп чыга. Шуңа да балык эшкәртү, гомумән, балык турында күп нәрсә белергә тырышам. Яңа дуслар таптык, монда бик күңелле, вулканнар да күп», — дип сөйләде Адель.
Студентлар отрядының Камчаткада булуы һөнәр үзләштерү белән чикләнми, буш вакытларында алар тирә-юнь белән танышып, диңгез буйларында йөриләр, гитарада уйнап һәм җырлап, төрле интеллектуаль, спорт уеннарында катнашалар. Эшләгәннәре өчен хезмәт хакы да алалар.
Камчаткадан яшьләребез уку елы башланганчы кайтып җитәчәкләр. Ә менә Алабуга сәнәгать зонасында хезмәт куйганнар инде өйләренә кайтканнар. Алабугага 9 студент барган. Алар да эш-ялларыннан канәгать калган.
Фәнил Яфизов, Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы директоры:
—Бүгенге техникум студентлары өчен мөмкинлекләр бик күп. Техникум базасында белем алганнан соң югары уку йортларына керү мөмкинлеге бар. Төрле җирләргә бару, очрашулар, республика, ил күләмендә узучы бәйгеләрдә катнашу — болар техникумда укучылар өчен тудырылган шартларның беркүпмесе генә. Бездә студент тормышы бик кызыклы, ә иң мөһиме файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев