Реклама
Көн вакыйгасы
Covid-19 тагын 12 чүпрәлеледә ачыкланган
Пандемия башланганнан бирле барлыгы 184 Чүпрәледә коронавирус авыруы ачыкланган.
Оператив штаб мәгълүматларына караганда, бүген, 1 декабрьдә, Татарстанда 235 яңа коронавирус очрагы теркәлгән.
71 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 164 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар Казан шәһәрендә-107, Яр Чаллыда-25, Яшел Үзәндә-34. Муниципалитетлар арасында Чүпрәле районы яңа коронавирус йогышы белән бер тәүлек эчендә авыручылар буенча лидерлар рәтендә. Тәүлек эчендә 12 очрак ачыкланган, аннары Биектау районы – 9, Балык Бистәсе районында-6, Саба районында – 5 һәм башкалар.
1 декабрьгә Татарстанда 38 288 COVID очрагы теркәлгән. Барлыгы 2 047 692 кешегә вакцинация ясалган (үсеш 16 300), шуларның 1 550 698е икенче прививка алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев