Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланган

Иң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.

Бүген Татарстан Республикасында 89 яңа COVID очрагы теркәлгән. Бу хакта оператив штаб хәбәр итә.
89 авыруның 30ы хастаханәгә салынган, 59ы өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән, барлыгы 22 кеше. 18 яшькә кадәр авыруның бер генә очрагы да юк, моннан тыш, авыруның 8 очрагы 80 яшьтән алып 90 яшькә кадәргеләр арасында һәм 90 яшьтән артык кеше арасында бер очрак теркәлгән.
Теркәлгән авыруларның берсе Чүпрәле районыннан. Бүгенге көнгә Чүпрәледә 113 яңа короновирус авыруы теркәлгән. Шуның 112се савыккан.
Татарстан буенча исә  14 362 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шуның 11 061 се савыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев