Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче тыл хезмәтчәненең 90 яшьлек юбилее

Нина Васильевна Албутова Чуваш Чүпрәлесе  авылында туып үсә. Сугыш елларында биредә торф җитештерү буенча күп хезмәт башкаралар.

Нина Васильевна да шунда, авыл халкы белән  берлектә, Җиңүне якынайту өчен тырышлык куя. Моннан тыш,  яшьтәшләре белән кырда бил бөгә– чәчә-ура. Урман хәзерләү эшләрендә дә катнаша.

–Җылы аяк киеме дә, өс киеме дә юк иде, - дип сөйли Нина Васильевна ул елларны искә алып.

Авыл егетенә кияүгә чыга. Иван Николаевич  белән 9  бала тәрбияләп үстерәләр. Ире инде  якты дөньядан киткән. Юбилярның  14 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Хәзер ул туган йортында улы Юрий һәм килене Галина гаиләсендә игътибар һәм хөрмәт тоеп яши.

Күп авырлыклар кичерергә туры килсә дә, Нина Васильевна ачык, шат күңелле һәм тормышны яратучан кеше булып калган. Моннан ике ел элек кенә  күзләренә операция ясаткан.

–Укырга бик яратам,-ди ул. –Күзләрем начарлана башлагач, якты дөньяны күрүдән мәхрүм булырмын дип, бик курыктым.

Аның иң яратып укый торган  матбугат басмасыннан «Таван ен» газетасы беренче урынны тота икән. “Районыбыз хәлләрен белеп торырга кирәк”,-ди өлкән яшьтәге абунәчебез. Моннан тыш, документаль китаплар да яратып укый  Нина апа. Бүгенге көндә укый торганы  “Эхо войны” дип атала, ди.

Юбилей көнендә әбигә район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов  һәм авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров  бәрәкәтле  гомер һәм сәламәтлек теләделәр. Алар аңа  Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты,  чәчәк бәйләме, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев