Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Торак – 2019” операциясе кысаларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә рейд ясалды

“Торак – 2019” операциясе

Бүген районда 900 дән артык өлкән кеше ялгыз яши, 650 - сенең якын кешесе бөтенләй юк. Дүрт инвалид бала бар. Район халкын социаль яклау бүлегендә андый гаиләләрне “хәвеф төркеменә” кертәләр. Янгынга каршы көрәшү хезмәткәрләре дә аларны ныклы контрольдә тота, көтелмәгән фаҗига килеп чыгуга юл куймау максатыннан профилактик чараларны да планлы рәвештә даими үткәреп тора. Сүз уңаенда төбәгебездә 70 яшен узган 2084 кеше яшәвен дә искәртик. 

Зур Чынлы авылында да ялгыз өлкәннәр күп яши. Халыкны социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, 54 кеше ялгызлыкта гомер кичерә. Аларның яшәү хәле белән якыннан танышу өчен янгын сүндерү частенең җаваплы хезмәткәре Василий Битяков һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Лилия Сабитова, Лилия Фәхретдинова һәм авылның газ эксплуатацияләү хезмәткәре Рәфәгать Фәхретдинов катнашында узган уртак рейд вакытында кайбер кимчелекләр дә ачыкланды. “Мондый рейдларны планлы рәвештә үткәрәбез. Ел башыннан ук башлаган чаралар вакытында районның барлык җирлекләрендә дә диярлек булдык. Тагын берничә торак пункт кына калды. Янгыннарны булдырмау һәм анда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның зыян күрүенә юл куймау төп максатыбыз, дип саныйм.

Картлар яши торган йортларда булганда электр жиһазларының, ток үткәргеч чыбыкларның һәм мичләрнең төзеклегенә аеруча игътибар итәбез. Янгынның нинди зур хәсрәт китереп чыгаруы барыбызга да мәгълүм. Әле күптән түгел генә Яңа Уби авылында 40 яше дә тулмаган ир - атның торак йортта чыккан янгын эчендә һәлак булуы бөтен райондашыбызны тетрәндерде. Үткән елда да ике райондашыбызның гомере ут эчендә өзелде”,- дип сөйли янгын сүндерү часте вәкиле Василий Битяков. Нәкъ шушындый фаҗигаләрне булдырмас өчен алар “хәвеф төркеменә” кергән йортларга махсус автоном сигнал бирүче җайланмалар да куялар. Бу җайланма өй эчендә чыккан газ исенә дә бик сизгер икән, шунда ук кешеләргә хәбәр бирә. Рейд вакытында янгыннан саклану кагыйдәләре турында да искәрттеләр, өлкәннәр белән ут – күздән саклану буенча гади халык телендә әңгәмә – инструктаж үткәрделәр, листовкалар, белешмәләр тапшырдылар. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен дә өлкәннәр көтеп кенә алгандай булды. Сорау артыннан сорау... һәр кемнең үз проблемасы. Лилия Сабитова белән Лилия Фәхретдинова кайбер мөрәҗәгатьне якын көннәрдә хәл итәчәкләренә ышандырдылар. Бездәге халыкның бер – берсенә ярдәмчел, игътибарлы һәм туганнарча мөнәсәбәттә булуын да әйтү урынлыдыр. Ялгыз өлкәннәрнең күбесе күршеләренең ярдәмен тоеп яшәүләрен дә әйтте. 86 яшьлек Хөрия әби Аюпова без килгәндә ишек алдындагы кечкенә өендә мич ягып, чебиләр ашатып йөри иде.

Авыл кешесе кош – кортсыз, мал – туарсыз яшәргә өйрәнмәгән шул инде, ахыргы сәгатенә кадәр булса да шуннан ямь таба, ләззәт ала. Күршеләре дә ташламый үзен, атна саен култыклап алып китәләр дә мунчаларында юындырып кайтаралар, азык – төлеген дә китерәләр. 81 яшьлек Әнүзә Нәүмәтованың ире биш ел элек бакыйлыкка күчкән. Йорт – җире дә начар түгел, тик ялгызлык үзен сиздерә. Ярый әле аралашырга күршеләре бар. Шәфкать туташлары да беренче чакыру белән үк килеп җитәләр. “Рәхмәт барысына да”, - ди Әнүзә әби. Капкадан чыгар алдыннан рейд белән килүчеләргә ихлас рәхмәтләр әйтеп язуымны сорады ялгыз карчык. Авылда кайчандыр күп бала үстергән ялгыз яшәүчеләр дә бар. Үз яннарына чакырсалар да карт – коры бик ашкынып тормый шул. “Төп нигездән читкә китәсе килми, монда гомер узган, шунда җирләнәсе дә инде безгә”, - диләр алар. Әйе, кеше гомере нәкъ табигатьнең ел фасыллары кебек: ямьле язы, җылы җәе, соры көзе, салкын кышы дигәндәй. Алар ел саен кабатланса да, кешегә болар бер генә бирелә шул. Яз – яшьлек-юләрлек, саф сөю, якты хыяллар. Ә җәй гомернең иң матур чагы: гаилә, балалар, эш, тормыш эчендә кайнау. Көз инде лаеклы ял, оныклар, бакча. Кыш – узган гомереңә нәтиҗә ясау. Шуннан соң гына инде туган җиреңнең, туган туфрагыңның якынлыгын тагын да ныграк тоясың... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев