Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең унбер комбайнчысы республика бәйгесендә җиңү яулады

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы комбайнчы-2021” бәйгесе игълан ителгән иде.

Республика бәйгесендә барлык районнардан 1218 комбайнчы катнашты. Алар арасында 1081 комбайнчы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктыруда, 137 механизатор бөртекле культураларны чабуда эшләгәннәр.

Һәм менә “Иң яхшы комбайнчы-2021” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең районнан урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән унбер комбайнчы республика конкурсында җиңүче дип табылды.

Менә алар республика конкурсында җиңүчеләр:

Реклама

Марат Низамов һәм Динар Низамов (“Низамов А.А” КФХ комбайнчылары), Илгиз Миначев (“Цильна” җәмгыяте), Илмас Низамов, Анатолий Хохлов һәм Юрий Биктиряков (“АгроТрансПорт”), Денис Юркин, Ирек Манюков, Михаил Чувашов һәм Петр Архипов (“П.В.Дементьев исемендәге агрофирма”), Рамил Әхмәтҗанов (“Эталон-Агро”). Аларның барысы да акчалата премияләргә лаек булдылар.

Көн-төн басуларда эшләгән барлык механизаторлар да мактауга һәм хөрмәткә лаек. Ә иң кайнар котлауларыбыз - республика конкурсында лаеклы җиңү яулаган комбайнчыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X