Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең социаль ярдәм үзәге аша 1821 гаилә төрле төр түләүләр ала

Бала тәрбияләүче гаиләләргә төрледән- төрле ярдәмнәр күрсәтелә

Актуаль әңгәмә

Бала үстерүче әниләргә, гаиләләргә караш җәмгыятьтә һәрвакытта да өстенлекле булган һәм бу бүген дә шулай. Дәүләт тә, җәмәгатьчелек тә бала тудыруны, үстерүне хуплый. Андый гаиләләр матди яктан да, кешелеклелек хисләреннән чыгып та, төрлечә хөрмәтләнә. Безнең районда яшәүче балалы әниләргә нинди ярдәм күрсәтелә? Бу турыда район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Иршат кызы Юсупова белән әңгәмә кордык.

 – Зөлфия Иршатовна, әңгәмәбезнең нәкъ менә “Әниләр көне” уңаеннан оештырылуы сәбәпле, башлап сезне, бала тәрбияләүче Әни кеше буларак, тәбрик итәбез. Улыгызның уңышларына сөенеп, дәү әни булулар да язсын сезгә. Һәм инде дәүләтнең халыкны социаль яклау сәясәтен гамәлгә ашыручы оешма җитәкчесе буларак, районда яшәүче балалары булган гаиләләргә – әниләргә күрсәтелә торган ярдәм турында да сөйләсәгез иде.

– Безнең социаль ярдәм бүлеге аша теге яки бу төрдәге социаль ярдәм алучы 1821 гаилә бар. Аларда 2915 бала тәрбияләнә. Ярдәм төрләрен санап китсәк,  «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә 750 ата-анага  баласын балалар бакчасына йөрткән өчен ата-ана түләвен компенсацияләү, мәсәлән. 2019 елда, бу максатларга безнең районда 2 млн. 820 мең сум акча юнәлдерелгән. Һәм 254 ата-анага мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында баланы карап торган өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация билгеләнгән. 2020 елның 1 январеннан башлап исә 18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә баланың мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүе өчен ата-аналар түләве 100 процент күләмендә компенсацияләнә башлады.

2020 ел башыннан 26 эшләмәүче ата-анага бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие дә билгеләнде; 83 эшләмәүче кеше бала карау буенча ай саен, баласы 1,5 яшькә җиткәнче, пособие алды.

Районның 36 әнисе беренче балага айлык пособие рәсмиләштерде. 2020 елның 1 январеннан бу түләү балага 3 яшь тулганчыга кадәр озайтылды. Бу түләүгә гаиләдә беренче бала 2018 елның 1 январеннан соң туган булган очракта, ягъни балага узган ел 1,5 яшь тулган һәм беренче балага түләү туктатылган булса, 2020 елның 1 январеннан гаилә яңадан балага 2 яшькә кадәр, ә аннары өч яшь тулганчы билгеләнәчәк. Айлык түләү 9373 сумны тәшкил итә.

Авыл җирлегендә яшәүче 38 яшь ана беренче баласын тудырганнан соң 50 мең сум күләмендә  акча алды. Районның 10 яшь әнисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 9 февралендәге «Авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда, бала туганда даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләү турында»гы карары нигезендә, өченче бала тууга бәйле рәвештә 100әр мең сум акча алды.

Реклама

“Яңа туган балалары булган гаиләләргә балалар кирәк-яракларының бүләк комплектларын бирү турында”гы карар нигезендә 27 гаилә балалар кирәк-яракларының бүләк комплектлары  белән  тәэмин  ителде.

Өч яшькә кадәрге балалары булган (пособие алуга хокукы булган) гаиләләргә, махсус “Ак Барс” банкында ачылган счётка, балага дару сатып алуга 5әр мең сум акча күчерү кебек ярдәм дә бар. Моңардан 2020 елда безнең районда 22 гаилә файдаланды. Әлеге картаны алу өчен район материаль ярдәм бүлегеннән балага пособиене билгеләү турындагы карарның күчермәсен алырга һәм аны «Ак Барс» банкына бирергә кирәк.

– “Гаиләдә өченче һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә” дисез... Безнең район элек-электән күпбалалы әниләре белән дан тота иде. Андый, бала тудырып, үстерүдән курыкмаган батыр йөрәкле әниләр саны бүген районда күпме?

– 261 күпбалалы гаилә исәпләнә безнең бүлектә. Аларда барлыгы 858 бала тәрбияләнә. Өч бала тәрбияләүче гаиләләр саны – 201, дүрт бала тәрбияләүчеләр – 31, биш балалылар –12, алты балалы – 3,  һәм 7, 8 бала тәрбияләүче берәр гаилә бар.

– Кайбер очракларда «7 яшькә кадәрге балама айлык пособие түләтүне сорап мөрәҗәгать иткән идем, әмма чыкмады” дип әйтүче әниләр дә булгалый. Бу ни сәбәпле шулай килеп чыга икән?

– Бу очракта сүз “3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүләр турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 апрелендәге 267 номерлы карары турында бара. Әйе, ул карар чыкканнан соң 476 гаилә түләүләр сорап мөрәҗәгать итте, шуларның 171енә генә түләү билгеләнде. Кире кагуның күп очрагы керемнәрнең артуы һәм мөлкәти тәэмин ителешкә бәйле.

2019 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль ярдәм күрсәтүгә 1 млн. 813 мең сумнан артык акча җибәрелде, шуның нигезендә 134 гаилә матди ярдәм алды, ярдәм күрсәткәндә бердәнбер чикләү гаиләләрнең керемнәре артуга бәйле рәвештә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X