Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең җиде егете армиягә китте

Бүген иртәнге сәгать биш тулганчы ук районыбызның җиде егетен тантаналы төстә армия сафларына озаттык.

Менә алар: Уби авылыннан – Александр Алексеев һәм Максим Ефремкин, Яңа Чүпрәледән – Рәсим Алиуллов, Татар Шатрашаныннан - Фәнис Бдиев, Хорновар Шигалидан – Петр Немасов, Матактан – Руслан Ратников һәм Кече Чынлы авылыннан Фирдүс Хәкимов. Аларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, Уби авылы җирлеге башлыгы Алексей Ярухин һәм Чүпрәле районында кеше хокукларын яклау буенча вәкил Ленар Җәлалов иң җылы теләкләрен җиткерделәр, хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якка исән-сау кайтуларын теләделәр. Егетләрне озатырга әти-әниләре, туганнары һәм якын дуслары килгән иде. - Без сезне сагынып көтәрбез. Бер елдан кабат күрешергә насыйп булсын!, - диделәр алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев