Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең биш егете армиягә китте

Аларны П.В. Дементьев исемендәге парктан район җитәкчелеге, авыл башлыклары, әти-әни, дус-туганнары озатты.

2000-2001 елларда туган Ильнар Алимов (Татар Бизнәсе), Айрат Аскаров (Иске Шәйморза), Ильмас Зәйнетдинов (Югары Каракитә), Раиль Исхаков (Яңа Кәкерле), Булат Хәйруллов (Зур Чынлы) хәрби хезмәт итәргә киттеләр. Аларны П.В. Дементьев исемендәге парктан район җитәкчелеге, авыл башлыклары, әти-әни, дус-туганнары озатты.

-Сез Чүпрәле(!) егетләре, шул турыда онытмагыз. Кайда гына хезмәт итсәгез дә сезгә карап Татарстан Республикасы, аның халкын бәяләячәкләр, сынатмагыз, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов тантаналы озату сүзендә. Зур Чынлы авыл башлыгы Фаил Фәтхуллин да, барлык авыл башлыклары исеменнән, егетләргә уңышлар теләде.

Егетләр инде урта мәктәпне тәмамлаганнан соң техникумнарда укырга өлгергәннәр, һөнәр алганнар. Армия хезмәтенә дә әзер булуларын белдерделәр.

Барырга кирәк, - диде Раиль Исхаков, - бер ел нәрсә инде ул, үтәр дә китәр әле.

Реклама

- Абыйсы да хезмәт итте, үзем дә Чехословакиядә хәрби хезмәт срогын үткән идем, аннан соң да әле Урта Азиядә эшләгәндә тагын бер кат чакырдылар – хәрби шартларда 6 айга якын яшәдек, -дип сөйләп китте Раильның әтисе Равиль дә. Ул үз вакытларында районда юллар булмаганлыктан, ноябрь аенда, балчыракка чума-бата, ГАЗ-51 әрҗәсендә хәрби комиссариатка килүләрен дә искә алды.

Югары Каракитә авылыннан уллары Ильмасны озатырга килгән әтисе-әнисе дә гаиләдәге беренче балаларын хезмәт иткәннән соң, туган якларда исән-имин каршы алачакларын бүгеннән үк инде көтә башладык, диләр.

Шулай булсын! Барлык балаларны да әти-әнигә туган нигездә көтеп алулар насыйпласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев