Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең 44 егете армия сафларына китте

1 апрельдән башланган чорда 44 егетне армия сафларына озаттык

 

–Чакыру оешкан төстә үтте, план уңышлы үтәлде. Иртә таңнан торып китүгә дә карамастан, озату урынына соңга калып килүчеләр булмады. Авыл җирлекләре башлыклары да бу эшкә җаваплы карады, - ди Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Язгы чакырылышның соңгы төркемендә районыбызның өч егете: Шланга авылыннан Илфат Мөхәммәтшин, Яңа Чокалыдан Ильяс Идиатуллин һәм Чуваш Чүпрәлесеннән Роман Сироткин армиягә китте. Егетләрне озатырга авыл җирлекләре башлыклары да килде. Алар егетләргә исән-сау хезмәт итеп, туган якка кайтуны теләде. Армиядә хезмәт итү – ул һәр ир-егетнең изге бурычы, намус эше икәнлеген ассызыклады.

Реклама

Солдат киемен киячәк Шланга авылы  егетенең әнисе:

–Ватан чикләрен, халкыбыз тынычлыгын саклау кебек җаваплы һәм мөһим эшне бары тик лаеклы кешеләргә генә йөклиләр. Хәрби тормыш мәктәбен узып чыныккан егетләр һәркайда да кирәк булачак. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев