Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең 4 егете армиягә китте

Шушы көннәрдә Петр Васильевич Дементьев исемендәге хәрби техника паркында хәрби хезмәткә чакырылучылар озату тантанасы булды.

Әлеге төркемдә 16 егет армиягә китте. Алар - Денис Аббазов (Иске Чүпрәле), Ранис Алеев (Иске Кәкерле), Игорь Аръяхов (Чуваш Чүпрәлесе), Игорь Афанасьев (Түбән Урманасты Шигали), Виктор Дергунов (Яңа Уби), Ренас Зәйнуллин (Иске Ишле), Василий Казаков (Алешкин Саплык), Ранис Низамов (Шланга), Виталий Самандеев (Яңа Уби), Дмитрий Симкин (Зур Аксу), Петр Скворцов ( Алешкин Саплык), Игорь Суркин (Хорновар Шигали), Инсаф Шәрәфетдинов (Татар Бизнәсе), Василий Шевелев (Алешкин Саплык), Рифат Шахмуратов (Иске Кәкерле) һәм Иван Юркин (Городище), аларның күбесе коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

Булачак солдатларны озатырга туганнары һәм якыннары гына түгел, рәсми затлар, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары да килгән иде.  Призывникларга тәбрикләү сүзләре белән запастагы капитан, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Әфган сугышында катнашкан, әфганчылар район советы рәисе Виктор Петухов, Городище авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм иерей Павел мөрәҗәгать иттеләр.

- Исегездә тотыгыз, сез илне генә түгел, үз рпайоныгызны, гаиләгезне якларга барачаксыз. Бу бурыч - туганнарыгыз һәм якыннарыгыз алдында сезгә батырлык һәм көч бирә. Һәр ир-ат бу мәктәпне узарга тиеш. Бу иң яхшы традицияләрне саклау һәм аларны алмашка килүче буынга тапшыруның бер алымы, - диде Айрат Фиркат улы.

Быел көзге чакырылышта РФ Кораллы Көчләре сафларын Чүпрәле районының 46 егете тулыландырачак, аларның 38е – хезмәт итү урынына китте. Солдат гаиләләренә хәрби частьлардан Рәхмәт хатлары килеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев