Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең 1335 санлы сайлау участогында 62 кеше алдан тавыш биргән

Әлеге сайлау участогы сайлаучылар саны буенча районда иң кечкенәләрдәндер мөгаен. Ике авыл - Яңа һәм Иске Задурны берләштерүгә карамастан, анда нибары 75 сайлаучы бар.

Әлеге участокта рәислек вазифасын ун еллап инде Тәслимә Җамалтдинова алып бара. Башта сайлау участогы сәркәтибе буларак сайлаулар уздырды ул. Быелгы Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләрнең үзенчәлеге турында сораштык аннан.

Тавыш бирүчеләр саны аз булса да, сайлау участогының, аның әгъзаларының, сәркәтибенең һәм рәисенең эше зур сайлау участогындагыннан берни белән дә аерылмый, -ди ул. – Быелгы тавыш бирүләр исә пандемия шартларында узу сәбәпле, өстәмә эшләр дә өстәлде. Сайлау участогына килгән һәркемне тән температурасын тикшереп, махсус битлек, аерым ручка белән тәэмин итеп кабул итәбез. Паспортын да ул безгә билгеле бер ара тотып, ерактан гына күрсәтә. Шулай булса да, халык та моны аңлый, таләпләрне үти, тавышланганнары булмады, -ди сайлау участогы рәисе.

Участокның сәркәтибе Фидания Хәлиуллина. Ул исә әлегә өченче тапкыр гына тавыш бирүләрне үткәрә. Участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары вазифасын Марат Камалов башкара. Ул да шушы авыл кешесе. Комиссиянең ике әгъзасыннан берсе - Сиринә Җәлалдинова, авыл мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы буларак, бик күп тапкырлар инде тавыш бирүләрне уздыруда катнашкан. Ә Зөлфия Шәйхетдинова исә мондый җәмгыяви-сәяси эшкә яңа гына алынган әле.

Алар да бу юлгы тавыш бирүләрдә авыл халкының сайлау участогына берәмләп-берәмләп килүе турында әйтә. Узган алты көндә 62 сайлаучы Конституцияләргә үзгәрешләр кертү турында тавыш биргән, шуның 8е өлкән яшьтәгеләр булу сәбәпле, комиссия аларның өйләренә барган.

Бүген инде тавыш бирүнең соңгы, төп көне, -ди Тәслимә Җамалтдинова. –әлегә участок комиссиясе эше буенча беркемнән дә тискәре фикер ишетелмәде, алга таба да шулай тыныч кына эшләп, бу тавыш бирү кампаниясен дә төгәлләрбез дип уйлыйм, -ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев