Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрне “Янгын турында хәбәр иткечне куй – үз якыннарыңны сакла!” акциясенә кушылырга чакыралар

Соңгы елларда Татарстанда янгыннар буенча хәл киеренке булып кала бирә.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Инсаф Шакиров әйтүенчә, ел башыннан алып узган 10 айда Татарстанда янгыннар саны 10 процентка арткан (4962 дән 5489 га кадәр). Аларның килеп чыгуының төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу тора.

Чүпрәле муниципаль районы территориясендә янгын очракларына үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, үткән чорда янгыннарның гомуми саны 17 берәмлеккә кимегән, әмма шул ук вакытта торак секторда янгыннар саны арту күзәтелгән.

Өлкән инспектор Татарстанда янгыннарда кешеләрнең үлүе белән бәйле вәзгыятьнең киеренке калуын, бүгенге көндә быелгы күрсәткечләрнең алдагы ел күрсәткечләреннән 19 процентка артып китүен дә ассызыклады. Янгыннарда үлүчеләрнең төп өлеше  торак секторга туры килә, аларның 63 проценты исерек хәлдә булган.

- Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын булдырмау - Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе,-ди бу уңайдан Инсаф Шакиров.

2016 елда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гражданнарның йортларында автоном төтен-янгын турында хәбәр итүче җайланмаларны (пожарные извещатели) түләүсез урнаштыру инициативасы белән чыкты. Экспертлар бәяләвенчә, бу кеше тормышын куркынычсызландыруның иң кулай ысулы. Бер автоном төтен-янгын хәбәре җайланмасының бәясе 300 сум тирәсе тәшкил итә, аны түшәмдә урнаштыру өчен ике шөреп кенә таләп ителә.

Бу инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. Республика буенча 2016 елдан 2021 елга кадәр барлыгы 90 мең йортка 300 меңгә якын автоном төтен-янгын хәбәре җайланмасы урнаштырылган. Белгеч әйтүенчә, бу чорда торак йортларда (фатирларда) булган янгыннарның 84 очрагында, янгын хәбәрчеләре эшләү нәтиҗәсендә, йортта яшәүчеләр үз вакытында янгын чыгу турында хәбәр иткәннәр, бу 171 кешенең, шул исәптән 66 баланың гомерен саклап калган.

Реклама

Төтен-янгын хәбәр иткеч җайланма эшләве нәтиҗәсендә күп кенә гомерләр сакланып калыну мисаллары шактый. Мәсәлән, 2020 елның 19 ноябрендә Алексеевск районында шәхси торак йортта янгын чыга. 14 яшьлек малай янгын хәбәрчесенең сигналын ишетә һәм үзенең туганнары - 10 яшьлек һәм 7 яшьлек игезәкләрне коткарып кала, балаларның әнисе янгын вакытында эштә була. Шундый мисалларның тагын берсе - агымдагы елның 19 октябрендә Питрәч районы Пановка авылында була. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ике хезмәткәре, авылдагы Беренче Май урамында булганда, янгын турында хәбәр иткечнең тавышын ишетәләр. Алар төтен эченә кереп, аңсыз хәлдә булган ирне күрәләр һәм аны өйдән чыгарып, янгын хезмәтенә хәбәр итәләр. Зыян күргән ир-ат коткарыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу йортка Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев үзенең шәхси акчалары хисабына янгын турында хәбәр итүче җайланманы урнаштырган булган, чөнки бу йортта аз керемле гражданнар яшәгән. Мондый мисалларны тагын да дәвам итәргә мөмкин.

2021 елның ноябрендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе “Янгын турында хәбәр иткечне куй – үз якыннарыңны сакла!” дигән акция игълан итү инициативасы белән чыкты.

- Район территориясендә яшәүче һәркем әлеге акциягә кушылып, автоном төтен-янгын турында хәбәр итүче җайланманы әти-әниләре, әби-бабайлары, абый-апалары, күршеләре, туганнары, ялгыз яшәүче авылдашлары йортларына түләүсез нигездә, үз акчасына сатып алып урнаштыра ала. Бу сезнең районда янгын куркынычсызлыгын арттыруга шәхси өлешегез булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары янгын хәбәрчеләрен түләүсез урнаштыру турындагы әлеге инициативаны хуплаганнар инде.

Акциядә районнан чыккан финанс мөмкинлекләре булган башка кешеләр - бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, меценатлар һәм битараф булмаган кешеләр дә катнаша ала,- ди Инсаф Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев