Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрне территорияләрне төзекләндерү буенча конкурста катнашырга чакырабыз

Бәйгедә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр: мотоблок, триммер, бензин пычкысы белән бүләкләнәчәкләр.

Районда территорияләрне төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде.

Конкурсның максаты – халыкны, барлык милек формасындагы оешмалар коллективларын районы территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү эшенә җәлеп итү, халыкның көнкүрешен һәм ялын тәэмин итү. Анда район халкы, предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

Конкурс  “Иң әйбәт предприятие",  “Үрнәк карап торган йорт ", “Ветераннар  арасындагы иң әйбәт бакча”, “Иң әйбәт авыл җирлеге " номинацияләре буенча 3 этапта үткәрелә. Бәйгедә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр: мотоблок, триммер, бензин пычкысы белән бүләкләнәчәкләр.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм фотоальбом һәм видеоматериаллар комиссия тарафыннан 2020 елның 20 августына кадәр:  Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт (204 нче кабинет)  адресы  буенча кабул ителә.

Бәйгенең шартлары белән тулырак  Чүпрәле муниципаль районының рәсми сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев