Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрнең проектлары җиңү яулады

100дән артык социаль әһәмиятле коммерциясез оешма республика бюджетыннан субсидияләр алуга конкурста җиңүче булды.  Булышлык күрсәтү өчен 35 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

 

Бер проектны тормышка ашыру өчен субсидиянең уртача күләме 310 мең сум тәшкил итәчәк. Субсидиянең максималь зурлыгы 404 мең сумга тигез, минималь суммасы - 96 мең сум.

Татарстандагы коммерциясез оешмалар арасында субсидияләр бирүгә конкурс икенче ел рәттән уздырыла.  Узган ел 112 проект җиңүче булган иде, быел - 113.

Әлеге оешмалар арасында Чүпрәлеләр дә бар. Чүпрәле районы ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы “Яшьләрне патриотик  тәрбияләүдә ветеранның мирас казанышларын файдалану” проекты һәм  Чүпрәле районы мәдәният хезмәткәрләренең профсоз оешмасы - Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы  “Яшь йолдызлар-2019” балалар иҗат фестивале” пректы җиңүче дип табылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев