Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрне административ комиссиягә мактарга чакырмадылар

Шушы көннәрдә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы Административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов алып барды.
Утырышта административ тәртип бозулар буенча җиде эш каралды. Комиссиянең җаваплы секретаре Ильяс Нәсыйбуллин әйтүенчә, соңгы вакытта комиссия каравына урамда һәм капка төпләрендә рөхсәтсез төзелеш материаллары саклаучылар күберәк эләгә икән. Билгеле инде, утырышка чакырганчы андый йорт хуҗалары белән кисәтү формасындагы сөйләзшүләр дә була, авыл җирлеге башлыклары да мондый баш – баштаклыкның кесәгә шактый суммаларда сугачагы хакында кисәтеп торалар. Тик кайберәүләр моны колагына да элми, ишетергә дә теләми, хәтта административ коомиссиягә килеп күренүне дә кирәк дип тапмый. Билгеле инде, мондый юл белән җәзадан котылып калу мөмкин түгел. Андый сансызларга комиссия барыбер үз карарын чыгара. Иске Чокалыдан Ф. Х. га карата шундый алым кулланылды һәм “беренче очрак” дип ике мең сум штраф салды. Шуны да искәртик, авыл кешесе йорт – җирен, каралты – курасын төзекләндермичә тормый бит инде. Мондый очракта төзелеш материалларын вакытлыча куеп тору өчен авыл җирлеге башлыгыннан рөхсәт алу зарур Административ комиссия утырышында чыгарылган карарлар ун көн үткәннән соң үз көченә керәчәк. 60 көн эчендә утырыш карары үтәлмәсә, аларның эше суд приставларына тапшырыла. Сүз уңаеннан, административ комиссия карары белән түләнгән штрафлар авыл җирлекләренең үз хисабына керә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X