Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрнең 84,93% РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш биргән

РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең 25 июньнән башлануы  халык арасында коронавирус инфекциясенең күпләп таралмавын булдыруны күздә тота.

–25 июньнән Чүпрәле районының барлык сайлау участоклары, ә аларның саны – 36, үз сайлаучыларын кабул итә башлады.  Тавыш бирү өчен биналарда сайлау участокларының эш сәгате 8.00дән 20.00гә билгеләнгән -ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгизәр Вафин. –Һәм һәрбер сайлау участогында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча гамәлдә булган  таләпләр үтәлә.

Бу сайлаучыларның сайлау участокларында берьюлы күпләп тупланмавын тәэмин итә. Һәм тавыш бирү вакытында максималь саклык чаралары да күрелә.

Без килгән 1369 номерлы Иске Чүпрәле сайлау участогында да бу шулай иде – хәрәкәт итү кешеләр күпләп очрашмаслык итеп оештырылган: бер яктан керсәң икенче яктан чыгып китәсең. Керү юлында дезинфекцияләүче келәм, чыгу юлында – кулланылган битлекләр, перчаткаларны ташлау өчен чүп савытлары куелган. Кергәндә тән температурасын үлчиләр, участокта медицина хезмәткәре кизү тора.

Бюллетень алу өчен паспорт күрсәттек, тик сайлау комиссиясе әгъзасы аны кулына алмады. Имзаны да бер тапкыр гына кулланыла торган ручка белән куясы.  Көн дәвамында берничә тапкыр бинаны җилләтү, дезинфекцияләү дә оештырыла.

Үткән көннәрдә 1369 номерлы Иске Чүпрәле сайлау участогында район башлыгы Марат Гафаров та РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз фикерен белдерде. Бу хакта Марат Гафаров РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде укый аласыз.

Кулга бирелгән бюллетеньдә “РФ Конституциясенә үзгәреш-ләрне хуплыйсызмы?” дип сорала. Җавап вариантлары: “әйе” яки “юк” арасыннан берсен сайлап алдык та махсус урнага салдык. Шулай итеп, бөтен төр санитар таләпләрне башкарып гражданлык бурычыбызны үтәдек.

Исегезгә төшерәбез, бүген 1 июльдә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең соңгы, төп бирү көне.

Территориаль сайлау комиссиясе биргән мәгълүматларга караганда, бүгенгә район халкының 84,93 проценты тавыш бирүләрдә катнашкан инде.

Шулай ук теге яки бу сәбәпләр аркасында өйдән чыга алмаган гражданнар өчен өйдә тавыш бирү каралган. Гаризалар (мөрәҗәгатьләр) кабул итү, шул исәптән телефон аша, участок сайлау комиссияләрендә 1 июльдә урындагы вакыт белән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мәгълүматлар өчен телефон: 2-20-50.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев