Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр үзара салым буенча референдумда актив катнаша

Бүген, 18 ноябрь,  якшәмбе көнне район авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтә.

Әйтергә кирәк, районның иҗтимагый- сәяси эшчәнлегендә халык актив катнашуы белән куаныра.


Барлык авыл җирлегендә референдум үткәрү өчен   алдан әзерлек чаралары күрелгән. Аны үткәрү урыннары, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Халык арасында аңлату эшләре алып барылган. Референдумда тавыш бирү өчен участоклар иртәнге 7.00 сәгатьтән үз эшен башлап җибәрде һәм алар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшлячәк.

Район үзәгендәге 1369 санлы сайлау участогына  Иске Чүпрәле авылыннан 80 яшьлек Вера апа Азизова да килгән.

-Сайлауларны калдырганым юк. Элек үзем дә сайлау комииссиясе секретаре булып эшләгәнлектән, бу проесс  күңелемә дә бик якын. Референдумга килгәндә, әлеге программа барлыкка килгәннән бирле, күп үзгәреш булды. Юллар ясалып тора, утлар яна. Авылларда шуның нигезендә  су кертү эшләрен дә башкаралар. Тормышыбыз ни дисәң дә, күпкә уңайланды. Ел буена 300 сум акча күп түгел, ә башкарылган эш бихисап.- ди Вера апа Азизова.

Иске Задурдан 88 яшьлек Закир абый Шарапов та  актив өлкән сайлаучыларның берсе.

-Элек авылга кайткан кеше, урамнарга язын, көзен керә алмый иде. Хәзер җилдереп, капка төбенә кадәр кайтып туктыйлар. Улларым да шулай. Үзсалым бик кирәкле нәрсә. Шуның нигезендә авыл кешесенең тормыш шартлары яхшыра,- ди авылның өлкән агасы.

Сайлау участокларына гаиләләр белән килүчеләр дә байтак. Иске Чүпрәледә, мәсәлән, Хәйретдиновлар гаиләсе кечкенә кызлары белән  үзсалым өчен тавыш бирделәр. Шулай ук, Нәзирә ханым һәм Илгиз Хәйретдиновлар, Румия һәм Айрат Нәсибуллиннар да авыл җирлегендәге киләсе елда  эшләнәсе эшләр өчен үзсалым кертергә, дип тавышларын бирделәр.

Татарстанда үзара салымны өстәмә финанслау программасы  киләсе елда да һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәп биреүне күздә тота. Район авыл җирлекләрендә әле төзисе юллар, эшлисе эшләр бик күп.  Моның өчен көчләр дә, мөмкинлекләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев