Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр WorldSkills флагы эстафетасын каршы алды

Бүген районыбызда  гадәти булмаган бәйрәм-тантана  узды: WorldSkills флагы эстафетасы ниһаять безгә дә килеп җитте.

Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты байрагын чүпрәлеләр милли киемнәр белән  район чигендә каршы алдылар. Төп тантана чарасы исә район үзәгендәге амфитеатрда узды.  Анда район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук тармак технологияләре техникумы студентлары, укучылар катнашты.

Шуны да билгеләп үтәсе килә, WorldSkills һәм WorldSkills Kazan2019 флагларын күтәреп баруга  безнең егетләр –балалар иҗат йорты мөгаллиме Фәнил Яфизов һәм аның укучысы WorldSkills чемпионатының төбәкара этабында 3 урын яулаган Марсель Камалов лаек булды.

Район башлыгы Марат Гафаров бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп:

- Бүген безнең районга WorldSkills флагының килүе горурлык та, күңелләребездә калачак тарихи вакыйга да. Эшче һөнәре – тормышыбыз нигезе ул. Биредә бүген районда яшәүче һәм хезмәт куючы яшьләребезнең бик кечкенә бер өлеше генә. Тырыш, уңган бу эшчеләребез – киләчәгебезнең нигезе,-диде.

Район башлыгы WorldSkills флагына  Чүпрәле районы гербы төшерелгән тамганы беркетте.  Озатып йөрүче төркем вәкиле исә  Марат Ринат улына WorldSkills флагының чыннан да Чүпрәле районында булуын раслаучы сертификат тапшырды.

Марат Гафаров WorldSkills чемпионатының төбәкара этабында катнашучыларга Рәхмәт Хаты тапшырды. 

Реклама

Чара дәвамында кунакларны WorldSkills Kazan 2019-Алтын һәм Алмаз чемпионаты талисманнары белән  күңел ачты,  тарихи вакыйганы фотосурәтләргә төшереп калдырды.

Эстафета кысаларында районыбызның  яшь велосипедчылары  балалар иҗаты йортыннан алып тармак технологияләре техникумына кадәр велоузыш юлын уздылар. Биредә алар өчен остаханәләр буйлап экскурсияләр оештырылды. 

Исегезгә төшерәбез, «WorldSkills флагы эстафетасы» проектына старт 2017 елның 21 октябрендә Сочида ХІХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә бирелде.

WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасы Россиянең 24 регионын, шулай ук дөньяның 20 илен һәм Халыкара космик станцияне колачлады. Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan знамя Татарстанның барлык муниципалитетларында булырга тиеш. 22-27 августта Казанда узачак һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы финал ноктасы булачак.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев