Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр «Тормышка каршы 10 мең адым»да катнашты

«Тормышка каршы 10 мең адым» Бөтенроссия акциясенә 500дән артык чүпрәлеле кушылды. Чара Бөтендөнья сәламәтлек көнендә узды. 

«Тормышка  каршы 10 мең адым» акциясе беренче тапкыр алты ел элек һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнеп үткән иде. Иске Чүпрәледә быел узган акциягә старт «Созидание» яшүсмерләр клубы каршында бирелде. 10 мең адымны бергәләп атларга клуб каршына укучылар да, пенсионерлар да килгән иде. Аларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде. Ул  дистанцияне уңышлы узарга, сәламәт яшәү рәвешен тормыш өлгесе итеп алырга өндәде.

Маршрут та бик үзенчәлекле итеп сайланган – район үзәге, үзәк парк аша узды. Бу берүк вакытта җирле пейзаж һәм районның мәдәни-тарихи мирасы белән танышырга мөмкинлек бирде.

Реклама

–“Пенсионерлар союзы”ннан шундый акция була дип белгерткәннән соң, вакытымны кызганмадым – чыктым.  Бик әйбәт чара. Хәрәкәт – сәламәтлек нигезе бит, -дип үз фикерләре белән уртаклашты Гөлсинә ханым Фәизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X