Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр телевидение приставкасына компенсация ала алалар

Цифрлы телевидениегә күчү өчен адреслы ярдәм күрсәтелә

ТР Министрлар Кабинеты Карары белән цифрлы  телевидениегә күчү барышында социаль якланмаган категория гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан 2019 елда цифрлы телевизион приставка һәм антенна алуга киткән чыгымнар өчен компенсация каралган. Гаилә бюджетына ярдәм йөзеннән әлеге компенсация приставка һәм антеннаның фактик бәясенә тәңгәл, тик һәрберсе өчен 1 меңнән дә артык була алмый.

Компенсациягә дүрт категория гражданнар хокуклы. Беренчедән, бу – керемнәре аз булып, балаларга ай саен пособие алучы күпбалалы гаиләләр һәм инвалид баласы булган гаиләләр: керемнәре җан башына 20 меңнән артмаган 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар яки пенсионерлар гаиләсе; бер кешегә булган кереме 20 меңнән артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар яки инвалидлар гаиләсе.

Компенсация алу өчен гаризаны 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, Республика матди ярдәм үзәгенең яшәү урыны буеча бүлекчәсенә тапшырырга кирәк. 1 декабрьдән соң гаризалар кабул ителми.

Компенсация билгеләү өчен шәхесне раслаучы документ; компенсация билгеләү турында гариза (банкта яисә башка кредит оешмасында ачылган счет реквизитларын күрсәтү мәҗбүри); алдагы 3 ай өчен өйдәге һәр кешенең керемен раслаучы белешмә, антенна һәм телевизион приставка алу өчен тотылган чыгымнарны раслаучы түләү кәгазе кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев