Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр "Татарстан кроссы – 2020"дә йөгерделәр

Бу чара Чүпрәле районында 2004 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Бүген, 2020 елның 10 октябрендә Чүпрәле районында, шулай ук барлык авыл җирлекләрендә зур спорт бәйрәме - «Татарстан кроссы-2020 " узды.
Исегезгә төшерәбез, бу чара Чүпрәле районында 2004 елдан башлап ел саен үткәрелә.
Җиңел атлетика кроссы-катнашучылар саны һәм ил территориясендә географик колачлау буенча иң масштаблысы. Ярышларда теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсе булган төрле яшьтәге кешеләр катнаша. Чара елдан-ел Россия һәм Татарстан Республикасының әһәмиятле вакыйгасына әверелә бара. 
Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов барлык катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады, катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңышлар теләде. 
Чара кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»дигән алтын билгесе тапшырылды.
Стартка районның иң кече яшьтән алып иң өлкән кешесе : яшь спортчылар - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, шулай ук пенсионерлар чыкты.
Йөгерүдә иң яхшылар дипломнар, шулай ук медальләр белән бүләкләнде. Ә ярышларның иң яшь һәм өлкән катнашучысына бүләкләр тапшырылды.
Призлар җиңел атлетика федерациясе рәисе Евгений Иванцов тарафыннан әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев