Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр “Татарча диктант” язачаклар

19 октябрьдә дөньякүләм белем бирү “Татарча диктант” акциясе үтәчәк.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. Ул 2014 елдан бирле үткәрелеп килә.

Әлеге чара район мөхтәсибәте тарафыннан Иске Чүпрәле авылы мәчетендә (Адресы: Иске Чүпрәле авылы, Ленин урамы, 55 йорт) үткәреләчәк. Диктантны район тармак технологияләре техникумының татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Дилүзә Аббазова яздырачак һәм тикшерәчәк. Нәтиҗәләрне  http://diktant.tatar  сайтында карап булачак.

“Татарча диктант” акциясендә катнашырга теләүчеләр  мәчеткә 13.00 сәгатькә килә алалар.

 

“Татарча диктант” акциясенә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебаевич исемендәге Кече Чынлы, Марс, Шланга,  Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәпләре, Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе дә кушыла. Татарча диктант язарга теләүчеләр  белем бирү учрежденияләренә дә килә алалар. Диктант язу вакыты шулай ук, 13.00 сәгатьтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев